news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев “Җырчы казлар” әкиятен татар халкының язмышына тиңләде

"Җырчы казлар" китабын төзүдә сәнгать мәктәбе укучылары ярдәм иткән.

Разил Вәлиев “Җырчы казлар” әкиятен татар халкының язмышына тиңләде
Салават Камалетдинов

(Казан, 7 декабрь, "Татар-информ", Гөлия Хәсбиуллина). Бүген ТР Милли китапханәсенең Зур уку залында "Дөнья халыклары әкиятләре" җыентыгын тәкъдим итү кичәсендә китапны төзүче һәм әкиятләрне татарчага тәрҗемә итүче, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев “Җырчы казлар” әкиятен татар халкының язмышына тиңләде.

"Әкияттә аучы казны атып төшерә, аны йолкыйлар, пешерәләр, ә ул һаман җырлый. Аның җырлаган тавышын ишетеп, башка казлар килә һәм аны күтәреп алып китәләр һәм каз яңадан терелә. Бу, күпмедер дәрәҗәдә, безнең халыкның язмышына охшаган. Бүгенге көндә һич кенә дә төшенкелеккә бирелергә кирәкми. Бер-беребезне якласак, без беркайчан да үлмибез", - диде бу хакта Разил Вәлиев.

"Җырчы казлар" китабын Казан шәһәренең 6нчы сәнгать мәктәбе укучылары ясаган 154 рәсем бизи. Рәсем ясаган укучылар үзләре дә кичәдә катнашты. Алар китап битләрендә үз рәсемнәрен күреп сөенүләре турында әйттеләр.

Кичәдә китапның бизәлеш мөхәррире - Россия Федерациясенең атказанган рәссамы Григорий Эйдинов та катнашты. Ул бу китапның рус телендә дә тәрҗемәсен күрү теләген белдерде.

Әдәби-музыкаль чарада мәктәп һәм гимназия баларының иҗади чыгышлары да булды. Шулай ук, кичәдә Татарстанның халык артистлары Хәлим Җәләй, Луара Шакирҗан һәм театр училищесы студенты Валерий Антонов тарафыннан китапка кергән әкиятләрнең берничәсе яңгырады.

Разил Вәлиев тәрҗемә иткән әкиятләр күп еллар "Ялкын" журналында басыла. Кичәдә, ул әкиятләрне укып, берничә буын үскәнен, һәм ул әсәрләрнең бик зур әһәмияткә ия булуларын әйтеп, язучыга рәхмәт сүзләре белдерделәр.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100