news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев яшь укытучылар белән очрашуда туган телне ничек сакларга икәнен әйтте

“Чит телләр белү – байлык, туган телеңне белү – бәхет ул”, - диде Разил Вәлиев.

Разил Вәлиев яшь укытучылар белән очрашуда туган телне ничек сакларга икәнен әйтте
Рамиль Гали

(Казан, 20 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев Татарстанның яшь укытучылары белән очрашу вакытында туган телне ничек сакларга икәнен әйтте.

Казандагы 180 нче мәктәптә яшь педагогларны “Укытучы” һөнәренә кабул итүгә багышланган очрашу булды.

Милли тел – ул билгеле бер милләт теле генә түгел. Ул мәҗбүри рәвештә өйрәнелергә тиешле дәүләт теле дә, дип ышана Разил Вәлиев.

“Әгәр ул дәүләт теле булмаса, бер халык та үз милли телен саклап кала алмый. Туган телне саклау безнең үзебездән, Мәгариф һәм фән министрлыгыннан, республикадан, дәүләттән тора. Бары тик бергәләп кенә без моны эшли алабыз. Милли телне саклауда зур роль гаиләдә дә. “Родной язык” татарча ана теле дип тәрҗемә ителә. Әниеңә карашың нинди булса, туган телгә карашың да шундый булырга тиеш”, - диде депутат.

“Мин күптән түгел генә шундый сүз ишеттем: “Чит телләр белү – байлык, туган телеңне белү – бәхет ул”, - дип өстәде Разил Вәлиев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100