news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев «Яна Гасыр» телерадиокомпаниясендәге эшен «ШАЯН ТВ» каналыннан башлаган

«ШАЯН ТВ» телеканалы оештыган «Сәйлән» балалар телевизион җыр фестиваленең икенче сезонына барлыгы бер меңнән артык гариза килгән.

Разил Вәлиев «Яна Гасыр» телерадиокомпаниясендәге эшен «ШАЯН ТВ» каналыннан башлаган
Рамиль Гали

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). «ШАЯН ТВ» телеканалы оештырган «Сәйлән» балалар телевизион җыр фестиваленең икенче сезоны башланды. Әлеге сезонның финалына алты катнашучы узган. Бу хакта журналистлар һәм блогерлар өчен оештырылган матбугат очрашуында оештыручылар хәбәр итте.

«Сәйлән» фестиваленең икенче сезонына 6-14 яшьлек балалардан бер меңгә якын гариза килгән. Шулар арасыннан жюри 32 катнашучыны сайлап алган. Ярым финалга исә 12 катнашучы узган. Алар арасыннан алты бала финалга үткән.

Финалистлар өчен вокал, актерлык осталыгы, сәхнәдә үз-үзеңне тоту буенча мастер класслар, җырчылар белән очрашулар планлаштырылган. Жюри арасында Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, Татарстанның атказанган артистлары Ришат Төхвәтуллин, Раяз Фасыйхов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Илүсә Хуҗина һәм Татарстанның халык шагыйре, «Яңа Гасыр» компаниясе генераль директоры киңәшчесе Разил Вәлиев бар.

Оештыручылар сүзләренчә, җиңүчеләргә «Сәйлән» статуэткасы һәм «ШАЯН ТВ» ның махсус бүләкләре тапшырылачак.

«Мин „Сәйлән“ бәйгесенә рәхмәтле, чөнки аның ярдәмендә мин яңа дуслар таптым. Жюри миңа файдалы киңәшләр бирде. Алар арасында булган Ришат Төхвәтуллин мине үз лейблына чакырып алды. Мин моңа бик шат», — диде «Сәйлән — 2019» җиңүчесе Әминә Әхмәтҗанова.

«Мин „Яңа Гасыр“ компаниясендә яңа кеше. Эшкә урнашкач, эшемне „Шаян“нан башларга булдым. Татарстанның „Яңа Гасыр“ телевидениесе „ШАЯН“нан башлана. Әгәр дә „ШАЯН“ булмаса, җырыбызның да, телебезнең дә, телевидениенең дә, радионың да киләчәген күз алдына китерә алмыйбыз», — «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры киңәшчесе Разил Вәлиев

Разил әфәнде фикеренчә, катнашучы балалар мөлаем, ачык. «Халкыбыз тыйнаклыгы маңкортлык дәрәҗәсенә җиткән иде. Балалар сәхнәдә үзләрен иркен тота, киемнәре дә зәвык белән тегелгән. Ир-ат артистларының кайберсенең киемнәренә карагач, күңелем кайта. Әйтерсең алар Яңа ел чыршысы. Телебезнең хәле җиңел түгел. Әгәр балалар шушы яшьтән татар телен күңелләренә иңдерсә, димәк, аларда өмет бар», — диде ул.

«Балаларның киемнәре дә, елмаюлары да, татарча сөйләшүләре дә ошый. Бернәрсәгә дә бәйләнеп булмый. Минемчә, бу бәйге кирәкле. „ШАЯН“ көн саен үсә, шатландыра», — диде жюри әгъзасы, Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова да матбугат очрашуында катнашты.

«Сәйлән» тапшыруының икенче сезонын 4 октябрьдә «ШАЯН ТВ» каналыннан карап булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100