news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Разил Вәлиев: «Ватаным Татарстан» бөтентатар басмасына әйләнергә тиеш»
Күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе әлеге дәүләт газетасында татар дөньясындагы вакыйгалар тулы яктыртылырга тиеш, дип саный
Скопировать ссылку
(Казан, 19 май, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). «Ватаным Татарстан» татар телендә нәшер ителүче республикадагы бердәнбер рәсми басма. Рәсмилек бер яктан газетага дәрәҗә өсти, икенче яктан укучы алдындагы җаваплылыгын арттыра. Рәсми басма буларак аның бурычы – киң җәмәгатьчелеккә дәүләт идеологиясен юнәлтү. Шул яктан караганда дәүләт басмасының, рәсми булмаган газета-журналлар белән чагыштырганда, иҗат итү өчен мөмкинлекләре чикләнә дә кебек. Үз кыйбласына тугры калып, өлкән буыннардан килгән традицияне саклап халыкка хезмәт итүче «Ватаным Татарстан» ны хакимият белән халык арасындагы күпергә тиңлиләр. Ә мин аны шушы ике ярны тоташтыручы илаһи күпернең алтын субайлары дип атар идем», – ди Разил Вәлиев. Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе бу фикерен газетаның юбилеена багышлап уздырылган конференциядә җиткерде.
Разил Вәлиев үз чыгышында рәсми һәм милли басмаларга дәүләт ярдәме мәсьәләсен дә күтәрде. Аның фикеренчә, законнар, карарлар, указлар, башка рәсми документлар басыла торган мондый газеталар укучыда зур кызыксыну уятмый. Шуңа, ди комитет рәисе, тираж арттыруда аларга административ ресурс ярдәм итәргә тиеш. Аның сүзләренчә, дәүләт учреждениеләренә мондый газеталарны берәр данә генә яздырганда да, бу аларга зур ярдәм булачак. Дәүләт ярдәменнән тыш, редакцияләрнең үзләренә дә укучыны шушы документлар аша җәлеп итү юлын табу зарур. Бу очракта алар карар, законнарның халык өчен асылын аңлаткан мәкаләләр әзерләргә тиеш. Бу, үз чиратында, халыкның юридик яктан белемен күтәрергә ярдәм итә, газета белән кызыксынуын да арттыра. «Ватаным Татарстан» газетасына килгәндә, Разил Вәлиев әлеге рәсми милли газетаның бөтентатар газетасы булырга тиешлеген ассызыклады. Анда татар дөньясындагы вакыйгалар тулы яктыртылырга тиеш, дип саный ул.
Бүген республикада дәүләт гамәлгә куйган өч кенә басма – «Ватаным Татарстан», «Республика Татарстан» газеталары һәм «Татарстан» журналы казнадан тулы финанслана. Социаль әһәмияттәге башка басмаларга исә (шул исәптән шәһәр-район басмаларына) дәүләт заказы формасында бюджеттан финанс ярдәме каралган. Шул ук вакытта алар, хуҗалыкны алып бару өчен өстәмә акча эшләргә дә тиеш. Бу заман таләбе. «Кайбер әйберләрне финанс мәнфәгатьләре ягыннан түгел, күңел аша да үткәрә белергә кирәк. 14 яшькәчә балалар өчен хезмәт итүче басмалардан акча таптыру, минемчә дөрес түгел», – ди Разил Вәлиев. Ул «Татмедиа» җитәкчелеген басмаларның исәп-хисап нормаларын эшләгәндә, аларга үзенчәлекләрен исәпкә алып якын килергә чакырды. Депутат шулай ук мөхәррирләрне менеджментка өйрәтү өчен, ил төбәкләреннән тәҗрибәле белгечләр чакырып семинарлар уздыру кирәклеген искәртте. Разил Вәлиев милли басмаларның теле бозыла, рус теленнән калькалаштырылган гыйбарәләр белән чуарлана баруына борчылуын белдерде. Аның фикеренчә, редакцияләрдә тел чисталыгы өчен җавап бирүче булырга тиеш. Матбугат проблемалары парламентның мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының якындагы утырышында да күтәреләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot