news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Разил Вәлиев: "Вакыф милкен булдыру зур әһәмияткә ия"

Татарстан прокуроры диннәр турындагы Татарстан законындагы мөселман оешмалары вакыф милке булдырырга хокуклылар, дигән билгеләмәгә карата протест белдерә

(Казан, 24 апрель, "Татар-информ", Римма Гатина). Бүген өченче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы” ТР Законына үзгәрешләр кертү турындагы” ТР законы проектын беренче укылышта кабул итте.
Әлеге закон проекты буенча Татарстан дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев чыгыш ясады.
Эш шунда: агымдагы елның гыйнвар аенда Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Прокурорының ТР парламенты 1999 елда кабул иткән “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында”гы законның кайбер билгеләмәләренә протесты керде. Бу протест әлеге законны диннәр турындагы федераль закон белән тәңгәлләштерүне таләп итә.
Р.Вәлиев хәбәр иткәнчә, парламентның Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсәләләр комитеты әгъзалары протестның ике өлеше белән килешкән һәм әлеге законга үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертүче закон проекты әзерләгәндә аларны искә алган.
Протесттагы бу ике мәсьәлә түбәндәгеләрдән гыйбарәт: законның җиденче маддәсендә дингә кагылышлы мәсьәләләр буенча дини экспертизаны Министрлар Кабинеты каршындагы дин эшләре Советы ясый дип күрсәтелгән. Ә федераль законда бу эшне Россия субъектларында оештырыла торган экспертиза советлары башкарырга тиеш, диелгән. "Безнең республикада әлегә мондый совет юк. Шуңа күрә безгә үз законыбызга үзгәреш кертергә һәм киләчәктә әлеге эксперт советын оештырырга кирәк булачак", - диде бу нисбәттән комитет рәисе.
Прокурор шулай ук диннәр турындагы Татарстан законындагы егерме өченче статьяның икенче пунктындагы мөселман оешмалары вакыф милке булдырырга хокуклылар, дигән билгеләмәгә дә протест белдерә. "Ислам динендә вакыф милке булдыру борын-борыннан килгән. Әмма федераль закон һәм Россиянең башка закончалык актларында вакыф милке турында билгеләмәләр юк. Шуңа күрә безнең закондагы бу билгеләмә федераль закон белән каршылыкка керә дип исәпләнә", - дип аңлатып үтте Р.Вәлиев.
Аның фикеренчә, мөселман оешмаларының көндәлек тормышын, ислам даирәсендәге дини эшчәнлекне оештыру ягыннан караганда вакыф милке булдыру зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте һәм Россия Ислам университеты җитәкчелеге “вакыф” тирәсендәге бәхәсләрне чишәргә ярдәм итүен сорап, Россия хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, Россия хөкүмәте каршындагы дини оешмалар мәсьәләләре Комиссиясе рәисе Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать иткән иде. Комиссиядән җавап килгәч, әлеге мәсьәләгә кире кайтырга мөмкин булачак.
Разил Вәлиев хәбәр иткәнчә, парламентның Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсәләләр комитеты тарафыннан Прокурор протестының беренче ике дәгъвасы буенча закон проекты эшләнгән.
Бүгенге сессиядә закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Депутатлар Мәскәүдән вакыф мәсьәләсенә ачыклык кертүче җавап сессиянең икенче утырышына кадәр килеп җитәр һәм икенче укылышта закон проектына тиешле үзгәрешләр кертергә мөмкин булачак дип саный.

news_right_1
news_right_2
news_bot