news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев Ваһапов исемендәге бәйгенең Попечительләр советын җитәкли

Совет рәисен сайлаулар Татарстан Дәүләт Советында үтте.

Разил Вәлиев Ваһапов исемендәге бәйгенең Попечительләр советын җитәкли
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале Попечительләр советының беренче утырышы үтте.
Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Попечительләр советының рәисе итеп Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча комитет башлыгы Разил Вәлиев сайланган.

Утырышта Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшинның Попечительләр советы төзү идеясен хуплавын җиткерде. Попечительләр советына Дәүләт Советы депутатлары, фән һәм мәдәният эшлеклеләре, гаммәви матбугат чаралары җитәкчеләре кергән.

«Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль бик зур иҗтимагый әһәмияткә ия. Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев фестиваль булдырылуның беренче көннәреннән үк игътибар һәм ярдәм күрсәтеп килә. Киләчәктә дә гомуми көчләр белән әлеге музыкаль хәрәкәтне үстерербез», – дип өстәде ул.
Рифат Фәттахов сүзләренчә, Попечительләр советының төп максаты фестивальгә иҗтимагый, финанс, оештыру кебек ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт. Аның тәкъдиме белән рәис вазифасына күрсәтелгән Разил Вәлиев кандидатурасын совет әгъзалары бертавыштан хуплап тавыш бирде.

Разил Вәлиев:  «Татар музыкасы милләтне саклауда зур әһәмияткә ия. Хәзерге шартларда, һичшиксез, татар җырының милли тәңгәллеген саклап калырга кирәк», – дип билгеләп үтте. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100