news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев: Ул яза иде, ә мин җырлый идем

Алмаз Хәмзин филармониядә 70 яшьлек юбилей кичәсен уздырды.

Разил Вәлиев: Ул яза иде, ә мин җырлый идем
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 декабрь, Татар-информ, Рәфидә Галимҗанова). Кичә филармония концертлар залында язучы, сүз остазы, композитор Алмаз Хәмзиннең “Татарның хуҗасы” исемле 70 яшьлек юбилей кичәсе булып узды. Кичәдә “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Концерт “Мирас” музыкаль инструменталь ансамбле белән башланып китте. Аннан соң алып баручы Зәмирә Рәҗәпова юбилярга сорау бирү белән дәвам итте. “Сезне нәрсә елмаерга мәҗбүр итә?” – дигән сорауга Алмаз Хәмзин: “Байларның алда тормыш шул хәтле шәп булачак дигән вәгъдәләре тәгәрәп-тәгәрәп көләргә мәҗбүр итә”, – дип җавап бирде.

Концерт Алмаз Хәмзин иҗат иткән җырлар һәм юмор белән үрелеп барды. Җырчылардан исә – Рифат Зарипов, Дилә Нигъмәтуллина, Алинә Шәрипҗанова, Илназ Баһ, Фәридә-Алсу, Раяз Фасихов, Зөлфия Минһаҗева, Җәвит һәм Зөлфия Шакировалар, ә юмористлардан – Раил Садриев, Шәмси Закир, Равил Шәрәфиев һәм “Мунча ташлары” теләкләрен теләде. Алмаз Хәмзин белән бергә 11 ел бер партада утырган Разил Вәлиев та дустын башта “Авылдашым, партадашым, классташым, мәктәптәшем” – дип атап, Татарстан Дәүләт Советының рәхмәт хатын укып үтте.

“Татарстан республикасына әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге күпъеллык фидакарь хезмәте өчен рәхмәтемне белдерәм. Татар сәнгатендә күп жанрда иҗат итеп, меңләгән тамашачы йөрәген яуладыгыз. Сәнгати зәвыгыгыз әле уңышлы эшчәнлекнең ныклы нигезе булып тора”, – дип Фәрит Мөхәмәтшиннең котлауларын җиткерде һәм Татарстан Дәүләт Советы исеменнән алтын медаль белән бүләкләде. Аннан соң үзенең теләкләренә күчте.

- Безнең 70 ел бергә яшәп, уйнап, бер генә тапкыр да ачуланышкан чак булмады. Мәктәптә ул шигырьләр яза, ә мин хорда җырлый идем. Мин аның белән ярышып гармунда уйнарга өйрәндем. Хәтта депутатлыкка кандидатлыкта йөргәндә дә, Алмаздан аерылмадым. Алмаз 11 нче сыйныфны тәмамлаганда иншаны шигырь белән язып чыккан кеше. Мин тарихта андый кешене бүтән белмим. Хәтта Пушкин да үзенең иншасын алай шигырь белән язмаган дип әйтәләр.

Разил Валиев Алмаз Хәмзиннең соңгы вакытта Түбән Камада “Җидегән чишмә” әдәби - музыкаль берләшмәнең тарихына багышлап, китап чыгарганын әйтте. Шул китапның беренче битендәге шигырьне укыганнан соң, Алмаз Хәмзин Разил Валиев белән дуслыгына багышлап, Һади Такташның “Мокамаена” ияреп язылган, шигырен сөйләде.

Сәхнәдә Алмаз Хәмзиннең кызы Алия дә әтисен котлап җырлар башкарды. Бәйрәмгә килгән барлык җырчылар да әлеге кичәдә Алмаз Хәмзингә “Әтиебез” диеп эндәште. Бигрәк тә Алинә Шәрипҗанова аны берничә кат кочаклап, дуэт җырларга тәкъдим итте. Алинә башкаруында Әлфис Кыямов репертуарыннан “Кил син” җырын җырлаганнан соң, алар бергәләп “Соңладым” җырын башкарды.

Концерт азагында Алмаз Хәмзин тамашачыларына рәхмәтен белдерде һәм юбилей кичәсен “Мин бервакытта да үземне күрсәтү өчен эшләмәдем” – дигән сүзләр белән тәмамлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100