news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев: Тукай районы Яңа Бүләк авылында Илһам Шакиров үзәге булачак

Халык шагыйре танылган җырчының хәтерен мәңгеләштерүдә дәүләт тарафыннан проект әзерләнүен әйтте.

Разил Вәлиев: Тукай районы Яңа Бүләк авылында Илһам Шакиров үзәге булачак
Михаил Захаров

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров туган ягы – Тукай районының Яңа Бүләк авылы татар җырчысының яңа үзәге булачагын әйтте. Бу хакта ул “Шаляпин Палас” отелендә үткән матбугат очрашуында сөйләде.

“Яңа Бүләк авылының клубы да искергән, мәдәният йортларын да төзекләндерү буенча күрсәтмә бар. Яңа Бүләк авылы чыннан да Илһам Шакировның яңа үзәге булачак”, - диде ул.

Разил Вәлиев әдәбиятта Тукай, музыкада Сәйдәш, рәсем сәнгатендә Урманче булса, җыр сәнгатендә Илһам Шакиров дип әйтүләрен искә алды. “Хөкүмәттә Илһам Шакировның иҗатын һәм эшчәнлеген мәңгеләштерү буенча программа эшләнә, андый утырыш булды”, - диде ул.

“Илһам абыйның туган авылында аның музеен төзекләндергәннәр, әмма анда проблемалар бар әле: экспозициясен баетырга кирәк, аның статусы да юк. Муниципаль яисә әдәби музей түгел икән, экскурсовод та, карап торучы да булмый”, - диде Разил Вәлиев.

Халык шагыйре шушы мәсьәләләр хакында республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итүен әйтеп узды. “Бүгенге көндә әлеге мәсьәләдә эшләр башланып китте, проект әзерлиләр”, - диде ул.

“Әгәр дә без бүгенге көндә татар халкының язмышы турында уйланабыз икән, билгеле, аны Илһам Шакировтан башка күз алдына китереп булмый. Телсез милләт була алмый, милләт иҗатсыз, моңсыз була алмый. Хәтта теле булмаган кешеләр дә “мин – татар” дип күкрәп сугып, татарча җырлап йөриләр шул”, - ди Разил Вәлиев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100