news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев: Телне, милләтне, мәдәниятне саклау өчен, авылларга мәдәният йортлары кирәк

Комитет рәисе Разил Вәлиев сүзләренчә, бүген авыл үзе ярдәмгә мохтаҗ.

(Питрәч, 14 ноябрь, "Татар-информ",Чулпан Шакирова). ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев авылларда телне, милләтне, мәдәниятне саклауда мәдәният йортларының әһәмияте турында әйтте. Исегезгә төшерәбез, бүген Разил  Вәлиев җитәкчелегендәге депутатлар төркеме Питрәч районының Кощаково, Карповка, Шәле мәдәният йортлары белән танышты.

Бу минутларда Питрәч районы мәдәният йортында комитетның күчмә утырышы башланып китте. Утырыш эшендә ТРның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров, ТР Дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева, Халыклар дуслыгы йорты Ирек Шәрипов һ.б.лар катнаша.

Сәламләү сүзе белән район башлыгы Эдуард Дияров чыгыш ясады. Ул күчмә утырыш уздыруда Питрәч районын сайлаган өчен рәхмәт белдерде һәм районның мәдәни тормышы белән таныштырып үтте.

"Бүген без өч авылда гына булдык. Районда 73 авыл, 24 мәдәният йорты бар. Безнең максат: һәр авылдагы мәдәният учагын төзекләндерү, яңарту, икенче сулыш өрү. Шушылай аралашып, киңәшләшеп, үз алдыбызга бурычлар куеп эшләгәндә күркәм нәтиҗәләргә ирешербез дип уйлыйм",- диде ул.

ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев утырышны дәвам итеп, тел саклануда мәдәният учакларының әһәмиятен билгеләп үтте.

"Авылдан башка Татарстанның үткәнен дә, бүгенгесен дә, киләчәген дә күз алдына китереп булмый. Чын, профессиональ сәнгать - шәһәрдә дибез. Бу чыннан да шулай. Әйтик, Казанда Камал, Тинчурин, Качалов театры да, Опера һәм балет залы да бар. Авыл кешесенең карап торган бер залы ул - авыл сәхнәсе. Без авылдан һаман нидер сорыйбыз, таләп итәбез, хәзер авылның үзенә ярдәм итәр чак җитте. Мәдәният учакларының телне, милләтне, мәдәниятне саклауда өлеше әйтеп бетермәслек",- диде ул.

Разил Вәлиев комитет утырышларының ким дигәндә ике тапкыр районнарда үтүен әйтте.

"Татар тотып карамыйча ышанмый. Без дә менә бүген вәзгыятьне үз күзләребез бүген күрү өчен килдек монда. Хәл ителәсе мәсьәләләрне күреп, киләчәктә Дәүләт Советы карарларына, хөкүмәт карарларына кертеп эшләсәк, нәтиҗәле булыр", - диде ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев. Үз чыгышында ул шулай ук, тулы картинаны күз алдына китерү өчен, бер-берсеннән аерылып торган өч мәдәният йортына сәяхәт оештырган өчен, район башлыгы Эдуард Дияровка да рәхмәтен белдерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100