news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев: Татарстан талантлы яшьләрне Мәскәүдә Әдәбият институтында укытачак

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бу юнәлештә эш алып бара.

Разил Вәлиев: Татарстан талантлы яшьләрне Мәскәүдә Әдәбият институтында укытачак
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 22 май, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Халык шагыйре һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев татар әдәбиятын үстерү өчен талантлы яшьләребезне Әдәбият институтларында укыту әһәмиятле дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Казанга Горький исемендәге әдәбият институтының ректоры Алексей Варламов килде. Без очрашып сөйләштек. Анда укыту түләүле. Татарстан яшьләребезне укытырга әзер. Мәгариф министрлыгы бу юнәлештә эш алып бара”, - диде Разил Вәлиев.

Разил Вәлиев фикеренчә, безгә әдәби тәрҗемәчеләр кирәк. Әдәбият институтында тәрҗемәчеләр әзерләнүе дә бик әһәмиятле.

“Ун-унбиш егет-кызны җибәрсәк, әдәбиятка бик файда булыр иде”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100