news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев: Татарстан һәм Башкортстан халкының күңелләре бер-берсенә якынаерга тиеш

Ул шулай ук парламентара уртаклыклар күбрәк булырга тиеш дигән фикердә.

Разил Вәлиев: Татарстан һәм Башкортстан халкының күңелләре бер-берсенә якынаерга тиеш
архив/Рамиль Гали

(Уфа, 17 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев Татарстан һәм Башкортстан халкының күңелләре бер-берсенә якынаерга тиеш, дип саный. Бу хакта ул Уфада “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Президентыбыз бик яхшы итеп әйтте: чыннан да без бер-беребезгә ихтирамлы булырга тиеш. Ихтирам ул бер яклы гына була алмый, ике яклы булырга тиеш. Бер-беребезне аңлап, бер-беребезгә йөрешергә кирәк. Әдәбият, сәнгать әһелләре дә, ни өчен дигәндә, чөнки кешеләрнең, беренче чиратта, күңелләре бер-берсенә якынаерга тиеш. Күңел якынайса, ихтирам булса, калганы акрынлап була”, - ди ул.

“Әгәр болар булмаса, икътисад та, сәясәт тә алга китми. Галимнәребез, композиторларыбыз, сәнгать әһелләре бер-берсе белән ешрак аралашсын иде. Моңа кадәр дә йөрештек, ләкин киләчәктә тагын да активрак булсын иде”, - дигән теләктә калды Разил Вәлиев.

Ул Татарстан һәм Башкортстан арасында парламентара уртаклыклар да күбрәк булырга тиеш, дип саный. “Теләсә кайсы халык, республика закон нигезендә яши. Безнең законнар бер-берсенә тәңгәл киләме? Мәскәүдән проблемалы закон проектлары килгәндә, Мәскәүгә бертөрле фикер белән мөрәҗәгать итәбезме? Болар мөһим, шуңа күрә һәрвакыт киңәш-табыш итү кирәк”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100