news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Разил Вәлиев: Татар телендәге дәреслекләрне федераль исемлеккә кертүдә авырлыклар бар

Татарстан җитәкчелеге дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү процессын җиңеләйтү үтенече белән Россия Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать иткән.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”). ТР Дәүләт Советында узган утырышта Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев татар телендәге дәреслекләрне федераль исемлеккә кертүдә авырлыклар барлыкка килүен әйткән. Бу турыда республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.  

Парламент комитеты башлыгы сүзләренчә, дәреслекләрнең бер өлеше федераль исемлеккә кертелгән. Ә 49 дәреслек федераль тикшерү узган, тик әлегә кадәр исемлеккә керә алмаган.

“Республика җитәкчелеге Россиянең Мәгариф министрлыгына әлеге эше җиңеләйтүне үтенеп мөрәҗәгать итте”, - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

  • Татар теле һәм әдәбияты буенча 64 дәреслек, экспертиза узып, федераль исемлеккә кергән, 49 укыту әсбабы барлык тикшерүләрне дә узган һәм бу исемлеккә керергә әзер.

news_right_1
news_right_2
news_bot