news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев татар музыкасының шәрыкъкә йөз тотарга тиешлеген әйтте

Разил Вәлиев музыкаль мирасыбызны саклау юнәлешендә дәүләт югарылыгында эш баруын, милли музыка өлкәсендә концепция эшләнүен әйтте.

Разил Вәлиев татар музыкасының шәрыкъкә йөз тотарга тиешлеген әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татар музыкасы көнбатышка йөз тота, шәрыкъкә күз атсак яхшырак булачак дигән фикердә халык шагыйре Разил Вәлиев. Бу хакта ул Рәшит Ваһапов мәдәниятне үстерү фондының 2018 елны йомгаклау матбугат конференциясендә әйтте.

"ХХ гасыр башында безнең музыкабыз шәрыкъкә йөз тоткан. Тукайларыбыз шушы музыкада тәрбияләнгән. Бүген музыка юнәлешендә ялгышрак юнәлеш алдык", - ди Разил Вәлиев.

Разил Вәлиев "Үзгәреш җиле" фестиваленең дә көнбатыш үрнәгендә булганлыгын искәртеп үтте.

"Япония, кытай, корея, монгол музыкасының алга китүен күрәбез. Әмма бездә бу мәдәниятләрнең концертлары оештырылмый", - ди шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе.

Разил Вәлиев музыкаль мирасыбызны саклау юнәлешендә дәүләт югарылыгында эш баруын, милли музыка өлкәсендә концепция эшләнүен әйтте. Сыйфатлы эстрада музыкасы өлкәсендә зур эш башкарган Ваһапов фестивален оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100