news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Разил Вәлиев Татар китабы йортының яшьләр җыелу урыны булуын теләде

Бүген Казанның Островский урамында реконструкциядән соң Татар китабы йорты ачылды.

Разил Вәлиев Татар китабы йортының яшьләр җыелу урыны булуын теләде
Салават Камалетдинов

(Казан, 1 июнь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Разил Вәлиев Татар китабы йортының татар иҗатчы яшьләр өчен җыелу урыны булуын теләде. Бу хакта ул бүген Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры ачылу тантанасында әйтте.

Разил Вәлиев Татар китабы йортының үзе күзаллаганнан да уңышлырак булганына сокланды. Әлеге бинаны Татар китабы йорты итү тарихын сөйләде.

"Бик зур вакыйга. Китаплар чыга тора, китапларны җиткерү чаралары кими бара. Татар әдәбияты тарихын бу бинага сыйдырып булмавы ачык иде. Әмма бу безгә бик кадерле бина. Ул Казанның кыл уртасында урнашкан", диде Разил Вәлиев.

Разил Вәлиев бүген ачылу тантанасында язучылар бик аз булуга гаҗәпләнүен белдерде. Ул бу бинада "Идел", "Казан утлары" кебек журналларның үз чараларын үткәрүләрен теләде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot