news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев Төркиядә Чыңгыз Айтматовка багышланган халыкара форумда катнашты

"Россия – Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме Истанбулда “Мәдәниятара диалог - Чыңгыз Айтматов мирасы” дип аталган халыкара түгәрәк өстәл үткәрде.

Разил Вәлиев Төркиядә Чыңгыз Айтматовка багышланган халыкара форумда катнашты
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 26 март, “Татар-информ”). Разил Вәлиев Төркиядә Чыңгыз Айтматовка багышланган халыкара форумда катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

23-25 март көннәрендә "Россия – Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме Истанбулда “Мәдәниятара диалог - Чыңгыз Айтматов мирасы” дип аталган халыкара түгәрәк өстәл үткәрде. Чара бөек гуманист-язучының 90 еллыгына багышланды. 

Халыкара чарада Татарстан делегациясе төркемендә Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев катнашты.

Үз чыгышында ул Татарстанда яшь буынны тәрбияләүдә Чыңгыз Айтматов иҗатының ролен, язучының күп телләргә, шул исәптән татар теленә дә тәрҗемә ителгән әсәрләре аша бернинди чикләрсез бөтен ил белән аралашуын билгеләп үтте. “Без аны лаеклы рәвештә үзебезнеке дип саныйбыз, аның татар тамырлары булуы белән горурланабыз, иҗатын олылыйбыз”, - диде парламентарий.

Түгәрәк өстәл эшендә шулай ук Татарстан Президенты ярдәмчеләре Ләйлә Фазлыева һәм Радик Гыйматдинов, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов һәм Кукмара районы туган якны өйрәнү музее директоры Ләбидә Дәүләтшина катнашты һәм чыгыш ясады.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100