news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев: Төбәкләрдәге татарларга ярдәм турында канун Туфан абый белән әзерләнде

Татарстан Конституциясенә читтә яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм итү турында төзәтмәләр зур авырлыклар аша узды, ди Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев.

Разил Вәлиев: Төбәкләрдәге татарларга ярдәм турында канун Туфан абый белән әзерләнде
Рамил Гали/архив

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев «Идел» журналының «Туфан самавыры» проекты туры эфирында Татарстан Конституциясенә 2002 елда кергән үзгәрешләрнең берсен Туфан Миңнуллин белән бергә әзерләүләрен сөйләде.

1992 елда кабул ителгән Татарстан Конституциясендә 2002 елга кадәр Татарстаннан читтә яшәүче татарларга ярдәм итүгә кагылган нормалар булмаган. Бу читтәге татарларны борчыган.

«Татарстанда дөньядагы татарларның дүрттән бер өлеше генә яши. Шуннан соң Туфан абый белән утырып уйладык та, бер фикергә килдек. Нәтиҗәдә 2002 елда Республика Конституциясендә Татарстан читтә яшәүче татарларның милли мәдәниятен, телен үстерүдә ярдәм күрсәтә, дигән матдә барлыкка килде», — диде ул.

Бүгенге көндә әлеге норма Татарстан Конституциясенең 14 статьясында беркетелгән.

«Бу төзәтмәләр бик зур авырлыклар аша булса да, узды. Монда сүз акчалата ярдәм турында түгел, ә милли кадрлар белән тәэмин итү, дәреслекләр әзерләү һ.б. турында бара. Мөмкинлекләре бик зур аның», — диде Разил Вәлиев.

«Туфан самавыры» — «Идел» журналының яңа проекты. Аның авторы — «Идел» журналының баш мөхәррире урынбасары, журналист Мөршидә Кыямова.

Туры эфир вакытында редакциягә килгән кунаклар Туфан Миңнуллин «Идел»гә бүләк иткән самавыр янында әңгәмә кора. Сәхифәдә татар милләтенең күренекле шәхесләре һәм өметле яшьләре бүгенге көннең иң актуаль, кызыклы темаларына сөйләшә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100