news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев Шәле авылы клубы турында: Бу - Камал сәхнәсеннән ким түгел икән

Шәле - гомер-гомергә кыз урлау белән танылган авыл; әлеге гореф-гадәт монда бүген дә яши.

(Питрәч, 14 ноябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев җитәкчелегендәге депутатлар төркеме Питрәч районы мәдәният йортлары белән таныша. Аның Кощаково һәм Карповка авылы клубларында булуы турында әйткән идек. Чираттагы нокта - Татарстанның иң зур авылы Шәле авылы мәдәният йортында булды.

Шәледә бүген 2864 кеше яши. 1200 йорт бар. Ике ел элек кенә бу сан 1012 булган. Бу хакта Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов әйтте.

Кунакларны мәдәният йортында татар халкының милли ризыгы чәкчәк һәм Шәле икмәге белән җырлап каршы алдылар. Методист Ирек Әхмәтшин Шәле клубына 1984 елда нигез салыну һәм 2014 елда капиталь ремонт эшләнүен әйтеп узды. Разил Вәлиев җитәкчелегендәге төркем клубның холлында Экология елы уңаеннан оештырылган күргәзмә белән танышты. Анда кул астындагы кәгазь, полиэтилен, шпагат җебеннән ясалган эшләнмәләр урын алган.

Кунакларны музей җитәкчесе Шәле авылының бай тарихы белән дә таныштырды. Биредә бүген 16лап һөнәрче яши.

Тамаша залына кергәч, Разил Исмәгыйлевич: "Камал залыннан ким түгел икән бу", - диде, соклануын яшермичә.

Мәдәният йорты методисты Ләйсән Сабирова ике телдә клуб эшчәнлеге белән таныштырды.

"Узган ел "Иң яхшы авыл клубы" бәйгесендә җиңеп, 100 мең сум грантка ия булдык. Аңа бию кабинеты җиһазландырылды. Шәле - заманча цифрлы музыкаль аппаратурасы булган бердәнбер мәдәният йорты. Әлеге аппаратура залдагы микрофон һәм колонкаларны автомат рәвештә көйләү мөмкинлеге бирә. Мондый уңайлык район мәдәният йортында да юк әле", - диде ул.

Шәле - гомер-гомергә кыз урлау белән танылган авыл. Әлеге традиция бүген дә яши. Биредә хәтта ун ел очрашып йөргән кызын да егет кеше урлап алып кайта. Район мәдәният йортының "Зөбәрҗәт" ансамбле кунакларга кыз урлау йоласын сәхнәләштереп күрсәтте.

Аннары депутатлар клуб бинасының икенче катында урнашкан китапханә белән танышты.

"Китапханә 2008 елдан бирле интернетка тоташкан. Бүгенге көндә 23 төрле вакытлы матбугат алдырабыз. Быел без Татарстанның милли китапханәсе белән эшли башладык. Моның өчен укучыларга бердәм укучы картасы бирелә. Аның нигезендә республиканың теләсә кайсы китапханә базасына кереп була. Бүген бу хезмәткә 1600 кеше кушылган. Әлеге карта Питрәч районында 3800 укучыга бирелгән",- диде китапханә мөдире Сиринә Кәбирова.

Авыл китапханәсе ике өлештән тора: өлкәннәр һәм балалар әдәбияты бүлекләре. Шулай ук биредә хатын-кызлар өчен  "Хуҗабикә" һәм "Ромашкалар" клубы эшли.

Мәдәният йорты белән танышып чыккач, Разил Вәлиев: "Шәле халкының бәхете бар, район үзәге булган Сарманда да мондый клуб юк", - диде.

Исегезгә төшерәбез, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә эше Питрәч районы мәдәният йортында утырыш белән тәмамланачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100