news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев: “Сәләт”не күргәч, милләтнең киләчәгенә ышанычым арта

Шагыйрь “Сәләт”тәге яшьләр үзләрен халык, милләт итеп күз алдына китерә дип саный.

Разил Вәлиев: “Сәләт”не күргәч, милләтнең киләчәгенә ышанычым арта
Рамиль Гали/архив

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев “Сәләт” иҗтимагый оешмасын күргәч, татар халкының киләчәгенә ышанычы артуын белдерде. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Сәләт” форумы узган җир – Биләргә еш барам. Шунда биш-ун мең яшьләрнең тупланганын күргәч, безнең халыкның киләчәге бар икән дип уйлап куям. Кайбер вакытта күңел төшкән чаклар да була, әмма “Сәләт”не күргәч, минем милләтнең киләчәгенә ышанычым арта”, - диде ул.

“Әгәр дә без бүген татарның зыялы, затлы шәхесләре үсеп килә дип әйтсәк, аларның күбесе “Сәләт”тән үсеп чыккан. Министрлыклар, бизнес өлкәсендә татар кешеләрен күреп, йөзләрендә нур балкып торган татарча сөйләшүче егет-кызлары була икән, һичшиксез, алар “Сәләт” аша үткән булып чыга”, - ди Разил Вәлиев.

“Сәләт” – татарның телен, рухын, моңын, гореф-гадәтләрен, йоласын, тарихын саклый торган бер оешма. Мәктәпләрдә, югары уку йортларында укып кына боларны күңелгә иңдереп булмый”, - дип сөйләде шагыйрь.

Разил Вәлиев милли мәктәпләрнең аз булуы хәзерге вакытта проблема булып торуын билгеләп үтте. “Сәләт”тә яшьләр бер-берсе белән аралаша, чөнки һәр кешенең күңелендә бер дөнья ята. Бергәләп җыелып, алар үзләрен халык, милләт итеп күз алдына китерә”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100