news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Разил Вәлиев район депутатларына архив эшләрен контрольгә алырга кушты

“Муниципаль архивлар белән берлектә оешма җитәкчеләренә аңлатма эшләрен алып баруыгызны сорыйбыз”, - диде депутат.

Разил Вәлиев район депутатларына архив эшләрен контрольгә алырга кушты
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 11 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев җитәкләгән комитетының утырышында район депутатларыннан архивлар буенча аңлатма эшләрен алып баруларын сорады.

“Халык әлегә чишелмәгән мәсьәләләр белән депутатларга килә. Әгәр ниндидер оешма үз вакытында документларны җыеп бармаса яки ябылганнан соң хезмәткәрләрнең шәхси документларын архивка тапшырмаса, бу ахыр чиктә аерым кешеләр язмышына фаҗига булып әверелә. Моның тарих өчен зур югалту булырга мөмкин икәнлеген әйтеп тә тормыйм”, - диде депутат.

“Пенсиягә чыкканда архивта күп кенә документлары булмау сәбәпле эш стажларын раслый алмыйча интегүчеләр ярдәм сорап депутатларга килә. Әмма инде эш узган, калган эшкә кар яуган була, шуңа күрә бу эшне сезгә, район депутларына да контрольгә алырга кирәк. Сез үз җирегездәге оешмаларның җитәкчеләрен күп очракта беләсез. Оешма ябыла калса, бу турыда тиз мәгълүм була.

Муниципаль архивлар белән берлектә оешма җитәкчеләренә аңлатма эшләрен алып баруыгызны, бу мәсьәләне даими рәвештә күз алдында тотуыгызны, документлар архивларга вакытында тапшырылсын өчен кулыгыздан килгән барлык чараларны күрүегезне сорыйбыз”, - дип мөрәҗәгать итте район депутларына Разил Вәлиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot