news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев Рамил Чурагуловны Гиннессның рекордлар китабына кертергә лаек дип бәяләде

Язучылар берлегенең Тукай клубында Рамил Чурагулов белән очрашу кичәсе узды.

Разил Вәлиев Рамил Чурагуловны Гиннессның рекордлар китабына кертергә лаек дип бәяләде
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 август, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рамил Чурагулов якташлары белән Казанга 12нче тапкыр тур оештырды. Бүген Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында шагыйрь иҗатына багышланган кичәдә Разил Вәлиев Рамил Чурагуловны Гиннессның рекордлар китабына кертергә лаек дип бәяләде.

  • Уфа-Казан арасындагы әлеге турны “Хәзинә-тур” операторы оештыра. Тур бәясе – 7500 сумнан башлана. Анда Уфа-Казан-Уфа маршруты буенча барып-кайту, экскурсияләр, Казан Кремленә керү билеты, бер мәдәни төшке яки кичке аш, кунакханә ике төн кунып, иртәнге аш ашау, фотосессия кергән.

Рамил Чурагулов иҗатына багышланган очрашу кичәсен Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев ачып җибәрде.

“Сезнең шулай җыелышып Казанга килүегез татар халкын берләштерүгә, укмаштыруга алып бара торган юл дип саныйм. Сез монда зурлап, күпләп килгәнсез, әмма Татарстан ягыннан вәкилләр бик күп түгел. Ни өчен дигәндә, бүген Мәскәүдә Татарстанның мәдәният көннәре башлана. Анда республикадан 500гә якын кеше китте, атаклы язучыларыбыз, галимнәребез, артистларыбыз шунда. Президентыбыз да шул чараларда катнаша бүген. Шуңа күрә Рамил Чурагулның киләсен ишеткәч, мине: “Ярар, син ел саен барасың, быел барма инде дип, махсус калдырдылар. Минем мондый киемнән булуыма шаккатмагыз, (джинс чалбар һәм футболка – ТИ) мин моннан 100 чакрым читтә дачада-бакчада идем”, - диде ул.

Шагыйрь татар-башкорт әдипләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең суына баруына да борчылуын белдерде.

“Заманында безнең язучыларыбыз Сибгат Хәким, Хәсән Туфан, Туфан Миңнуллиннар белән Башкортстандагы Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗмиләр бик актив аралаша, бер-берсенә кунакка йөрешә иде. Без яшьрәк чакта Башкортстанда Татарстанның Әдәбият һәм мәдәният көннәре үткәрелә иде. Кызганычка, бу традицияләр юкка чыкты. Әмма киләчәктә әле дөньялар үзгәрер дигән өмет белән яшибез”, - диде Разил Вәлиев.

Разил Вәлиев Рамил Чурагул иҗатына да җентекле тукталып үтте.

“Рамил Чурагулны Башкортстанда гына түгел, Татарстанда да бик яхшы беләләр. Аның җырларын тыңлап, татар телен өйрәнгән япон егетләре бар. Меңнән артык җыр язган кеше ул Гиннессның рекордлар китабына керергә лаеклыдыр. Бездә башка андый шагыйрь юктыр да. Без дә язабыз җырлар, әмма аның кадәр язганыбыз юк. Рамил – Фәридә Кудашева, Сәйфи Кудаш, Мостай Кәрим, Хәсән Туфаннар кебек ике халыкның сөекле баласы. Аның җырларын башкортлар да бик рәхәтләнеп тыңлый, татарлар да бик яратып җырлый”, - диде шагыйрь.

Дәүләт Советы депутаты Рамил Чурагуловка Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән милли әдәбиятны һәм сәнгатьне үстерүгә куйган фидакарь хезмәт өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Кичәнең сәбәпчесе – Рамил Чурагулов, үзенә сүз бирелгәч, туган тел мәсьәләсенә кагылып узды.

“Балаларыбыз, оныкларыбыз һәм оныкчыкларыбыз туган телендә сөйләшми икән, моңа без үзебез гаепле. Моңа вакыт юклыкны да сәбәп итәргә ярамый, заводта, производствода эшләү дә сылтау була алмый. Милли мохиттә, туган телебездә сөйләшәбез икән, матур гореф-гадәтләребез, тарихыбыз да исән калыр, - диде ул. – Иҗатыма килсәк, 25 китап чыгардым, меңнән артык шигырем бар. Ул шигырьләрне дан өчен дә, мал өчен дә язмадым. Ул – күңел халәте. Безнең шул иҗат җимешләребез кемнеңдер күңелен күтәрсен, кайгысын таратсын иде".

Кичәдә Уфадан махсус тур белән килгән Башкорстан вәкилләре күп иде. Залда шулай ук язучы Әхәт Гаффар, шагыйрә Рифә Рахман, Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыгыннан берәр вәкил бар иде.

  • Рамил Чурагулов 1500дән артык җыр, 1000нән артык шигырь, 25 шигырь китабы авторы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100