news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев Питрәч районының Карповка авылы мәдәният йортын интернетка тоташтырырга кушты

Республика мәдәният йортларының 93 проценты интернет челтәренә тоташкан.

(Питрәч, 14 ноябрь, "Татар-информ, Чулпан Шакирова). Республика мәдәният йортларының 93 проценты интернет челтәренә тоташкан. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының Питрәч районындагы күчмә утырышы вакытында билгеле булды.

Исегезгә төшерәбез, комитет рәисе Разил Вәлиев җитәкчелегендәге төркем бүген Питрәч районындагы авыл клублары белән таныша. Кощаково авылы мәдәният йортыннан соң Разил Вәлиев Карповка авылына юл алды. Аны район башлыгы Эдуард Дияров озатып йөрде.

Карповка авылында 250 кеше яши. 12 бала авылда урнашкан башлангыч мәктәптә укый. 5-11 сыйныф укучылары 10 чакрым ераклыктагы урта мәктәпкә йөреп белем ала.

Карповка мәдәният йорты "Җирле мәдәният йорты" республика программасы нигезендә, 2016 елда төзелгән. Узган елның декабрендә ул кулланылышка тапшырылган. Янәшәдә үк иске клуб бинасы да тора.

Клуб мөдире Валентина Михайлова иң элек кунакларны китапханә белән таныштырды. Китапханәче сүзләренчә, биредә 2700 данә китап бар. Быел тагын 130 данә өстәлгән. Разил Вәлиев Карповка китапханәсенең бушлай китаплар алу-алмавы белән дә кызыксынды.

"Ел саен Татарстан китап нәшриятында басылган китапларны китапханәләргә бушлай тапшырабыз. Башка бер генә төбәктә дә мондый эшләр башкарылмый", – диде ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев.

Ул шулай ук клубның интернет челтәренә тоташу-тоташмавы белән дә кызыксынды. Аның сүзләренчә, республика мәдәният йортларының 93 проценты интернет челтәренә тоташкан. Карповка авылы мәдәният йортында әлегә интернетка тоташу мөмкинлеге юк, ләкин ул атна-ун көн эчендә хәл ителәчәк.

Мәдәният йорты 9.00-12.00, 17.00-21.00 сәгатьләрдә ачык. Шимбә көнне клуб кичке сәгать 11гә кадәр эшли. Бу көнне яшьләр өчен дискотека уза. Сүз уңаеннан, айга бер тапкыр, һәр җомгада, Карповка авылы мәдәният йортында балалар дискотекасы да үткәрелә. Ул 17.00-19.00 вакыт аралыгында эшли.

Очрашу ахырында Валентина Михайлова кадрлар мәсьәләсенә басым ясап, сәнгать җитәкчесе булмауга басым ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100