news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Разил Вәлиев «Пентатоника фестивале»н уздырырга тәкъдим итте

Халык шагыйре әйтүенчә, кытай, япон, корея халкы белән татар халкының җыры пентатоникага нигезләнгән.

Разил Вәлиев «Пентатоника фестивале»н уздырырга тәкъдим итте
Рамил Гали

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык шагыйре, Ваһапов фондының багучылар шурасы рәисе Разил Вәлиев Кытай, Япония, Корея һәм Монголия халкы белән берлектә «Пентатоника фестивале»н уздырырга кирәк дип саный.

«Татар халкының җыры пентатоникага нигезләнгән. Пентатоника Кытай, Япония, Корея, Монголиядә бар. Дәүләт дәрәҗәсендә мөмкинлек булса, нишләп әле без аларны барысын бергә чакырып, "Пентатоника фестивале"н оештырмаска? Безнең алар белән шулкадәр күп уртаклык», — диде ул Ваһапов фондының матбугат вәкилләре белән очрашуында.

Разил Вәлиев соңгы елларда татар эстрадасы көнбатыш музыкасына йөз тота дип саный. «Мин моны яманламыйм. Әмма безнең музыка түгел ул. Без алардан осталыкка өйрәнергә тиеш, ләкин татар моңы дигәндә кытайлар, японнар белән аралашырга кирәк. Алар үзләре дә тартыла», — диде шагыйрь.

«Мин Көньяк Кореягә баргач, галимнәр белән очрашкач: „Без татарлар белән бер тамырдан. Без дә Тибеттан киткән, сезнең халыклар да Алтайдан киткән“, — дип әйтәләр. Аларның галимнәре бу турыда белә. Бу тәкъдимне тормышка ашыра алсак, бик тә яхшы булыр иде», — диде багучылар шурасы рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot