news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев Назарбаевның төп казанышы стабильлек булуын әйтте

"Моңа кадәр никадәр хөрмәткә ия кеше булса, шулай калачак", - диде Разил Вәлиев.

Разил Вәлиев Назарбаевның төп казанышы стабильлек булуын әйтте
архив/Рамиль Гали

(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев Казахстанның беренче президенты Нурсолтан Назарбаев турында фикерен белдереп: “Тоткан кыйбласы туры булды, төп казанышы - стабильлек", - диде. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

Разил Вәлиев Нурсолтан Назарбаевка хас иң төп сыйфат “стабильлек” дип саный. “Бүген катлаулы чорда уңга-сулга бәрелеп, атлаган саен реформалар үткәрмәде. Тоткан кыйбласы туры булды. Аның төп максаты – дәүләтчелеген, икътисадын ныгыту, рухи дөньясын баету. Бу юнәлештән китмәде”, - диде.

“Һәм үз сүзендә тора торган кеше ул. Латин язуына күчәргә кирәк, дип әйтте, һәм уңга-сулга карамыйча, бүген бу эшне тормышка ашырып килә”, - дип белдерде Разил Вәлиев.

Ул аның Россия белән мөнәсәбәтләрдә дә шактый тотрыклы булганын әйтте. “Югыйсә, элекке союздаш республикаларның кайберләре бер көнне бертөрле, икенче көнне икенче төрле гамәлләр кылып, шактый гына катлаулыклар китереп чыгарды. Бу нисбәттән, Россия белән Казахстан арасындагы мөнәсәбәтләр бик эзлекле булды. Шуңа күрә Казахстан белән сәүдә, башка өлкәләрдә хезмәттәшлегебез югары дәрәҗәдә”, - диде.

“Моңа кадәр никадәр ихтирамга лаек кеше булса, шулай калачак. Гомумән, ил агасы, ил атасы булып кала. Шәрык халыклары традициясе буенча бу гадәти хәл. Кытайда да заманында тоткан урыны буенча беренче урында булмаса да, Сяопин ил агасы булып саналды. Бездә дә Минтимер Шәрип улы Дәүләт Киңәшчесе, ихтирамга лаек кеше. Төрки халыкларда бу гадәти хәл», - диде Разил Вәлиев.

Аның әйтүенчә, Назарбаевның Казахстан һәм Татарстан арасында икътисади, мәдәни һәм башка элемтәләрне урнаштыруда, ныгытуда роле искиткеч зур булды. “Ул безнең халыкка һәрчак ихтирамлы. Кат-кат Татарстанга килде. Шәймиевнең инаугурациясендә дә катнашты. Әле күптән түгел Татарстанга визит белән килеп китте”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100