news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев: Мәгариф турындагы законга яңадан кайтырга кирәк

Татарстан депутаты Владимир Путинның Россия халыклары милли телләрен яңадан торгызу инициативасын шатланып кабул итте.

Разил Вәлиев: Мәгариф турындагы законга яңадан кайтырга кирәк
Рамиль Гали

(Казан, 15 август, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Россия Президенты Владимир Путин Россия халыкларының милли телләрен яңадан торгызу инициативасын хуплады.

Әмма, Разил Вәлиев сүзләренчә, әле күптән түгел Россиянең "Мәгариф" законына кертелгән үзгәрешләр милли телләрнең үсеше өчен генә түгел, хәтта аларны саклау өчен дә мөмкинлек бирми.

"Яңа законда туган телләрне ата-аналар сайлый – аның мәҗбүри булуы яхшы. Әмма ата-аналар сайлавы буенча дәүләт телләрен өйрәнү бернинди закон кысаларына да сыешмый һәм Россия Федерациясе белән Татарcтан Республикасы конституцияләренә каршы килә, чөнки дәүләт теле – ул бер генә халык теле түгел, ә бөтен дәүләт теле. Ул депутатлар тарафыннан сайланган һәм Конституция белән билгеләнгән. Аны дәүләт сайлый, ә ата-аналар түгел", - диде депутат.

"Күпчелек ата-аналар үз балалары өчен рус телен сайларга мөмкин, чөнки БДИ шул телдә генә бирелә", - диде Вәлиев.

"Моннан тыш, закон шулай ук туган телне 9 сыйныфка кадәр генә укыту мөмкинлеге турында сөйли, димәк, 10-11 сыйныфларда милли телләр өйрәнелмәячәк. Димәк, киләчәктә безнең үз телебездә эшләүче галимнәребез булмаячак. Өлкән сыйныфларда милли телләрне өйрәнмичә, укучылар ничек итеп татар теле һәм әдәбияты укытучысы яки татар филологиясе белгече һөнәрләрен сайласын ди?" - дип тәмамлады сүзен парламентарий.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100