news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев: Мәчет – бүгенге көндә иң зур таянычларыбызның берсе

Депутат әлеге фикерен Галиев мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашуда җиткерде.

(Казан, 15 ноябрь, "Татар-информ"). Галиев мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, депутат, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев белән очрашты. Депутат һәм мөфти Татарстанда ислам үсеше һәм татар телен саклап калу һәм өйрәтү буенча фикерләрен уртаклашты, дип яза Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

"Безнең бөтен затлы, зыялы шәхесләребез заманында “Мөхәммәдия”, “Хөсәения” һәм башка мәдрәсәләрдә укып чыккан, аларны уңышлы тәмамлап, милләткә хезмәт иткәннәр. Кайсы гына язучыбыз, мәгърифәтчебезне алсак та, дини уку йортларында белем алганнар. Бүгенге көндә татар телен укытуга зур әһәмият бирүчеләрдән бер мәдрәсәләр калып бара, моның өчен зур рәхмәт. Мәчет – бүгенге көндә иң зур таянычларыбызның берсе", – дип билгеләп узган очрашуда Разил Вәлиев.

"Камил хәзрәт Сәмигуллин иске имляны һәм борынгы татар китапларын мәдрәсәләрдә өйрәтү буенча сөйләде. Хәзерге Бөгелмә районыннан чыккан татар дин әһеле Габдрахман Карабаши язып калдырган “Карабаш тәҗвиде” бүген Коръәнне дөрес итеп укырга өйрәнү буенча чит илләр дини уку йортларында, мисал өчен, Төркиядә киң файдаланыла. Шулай ук Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән-Кәримнең “Казан басмасы” беренче тапкыр күпләп Казан шәһәрендә басылып, Урта Азиягә һәм чит илләргә Аллаһы Китабының таралуы турында әйтте.

Татарстан мөфтие кунакларны Диния нәзарәтенең проектлары һәм “Хозур” нәшрияты эшчәнлеге, аерым алганда, “Азан” интернет-радиосы һәм декабрь аенда тулы куәтенә эшли башлаячак мөселман телевидение белән таныштырды. Очрашу ахырында кунакларга “Хозур” нәшрияты нәшер иткән басмалар бүләк ителде", - диелә нәзарәтнең матбугат хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100