news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев: Китапханәләр эше турында законны камилләштерү кирәк

Законга үзгәрешләр кертү турында закон проекты эшләү өчен эшче төркем төзеләчәк.

Разил Вәлиев: Китапханәләр эше турында законны камилләштерү кирәк
архив

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Китапханәләр һәм китапханә эше турында» ТР законына үзгәрешләр кертеләчәк. ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев законны камилләштерү кирәк, дигән фикердә. Бу хакта ул комитет утырышында әйтте.

«Китапханәләр һәм китапханә эше турында» ТР законы 1998 елның 21 октябрендә кабул ителгән. «Китапханәләр эше турында законга өстәмәләр кертергә тиешбез. Искермәгәннәрме, заман таләпләренә җавап бирәләрме дип, законнарга ел саен мониторинг уздырабыз. Дөньялар үзгәрә, яңа таләпләр куела, шул сәбәпле законны үзгәртәчәкбез», - диде Разил Вәлиев. Яңа закон проекты эшләү өчен эшче төркем төзеләчәген әйтте.

Ул Татарстанда китапханәләр челтәрен, фондларын саклап калуга Президент Рөстәм Миңнехановның игътибарлы булуын билгеләп узды. Биналар ремонтлануга акча бирелүен искәртте. «Республика бюджеты хисабына басылып чыга торган социаль әһәмияткә ия әдәбиятның 75 процент тиражы республика китапханәләренә озатыла. Бу китапханәләрнең фонды тулылануына китерә», - диде депутат.

Сүз уңаеннан, бүген Зәйдә ремонттан соң үзәк китапханә ачылуын билгеләп үтте. «Мин Президентка Зәй үзәк китапханәсе ремонтына 25 млн сум акча бүлеп бирүне сорап хат язган идем, Президент безгә ярдәм итте», - диде. Мөслим, Түбән Кама, Кама Аланы китапханәләрен төзекләндерү өчен дә акчалар бүлеп бирелгәнен билгеләп узды.

Разил Вәлиев хезмәтләрнең сыйфатын арттыру, квалификацияле кадрлар җәлеп итүдә хезмәт хакы зур роль уйнаганын ассызыклады. «Министрлар Кабинеты Карары белән, 2018 елның 1 сентябреннән мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә, шул исәптән китапханәчеләргә эш хакы түләү шартлары үзгәрде. Ләкин бу документка сораулар күп кала», - диде комитет рәисе.

Аның әйтүенчә, озак еллар эшләгән өчен өстәмә акча күләме «Китапханәләр һәм китапханәләр эше турында» ТР законына тәңгәл кими. Тармакта башка белгечләрнең хезмәт хакларын тигезләштерүгә дә ихтыяҗ барлыгын әйтте. «Болай булырга тиеш түгел. Законны, норматив-хокукый актларны камилләштерү кирәк», - диде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100