Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Разил Вәлиев: “Кичә Яңа Татар бистәсе зиратында булдым. Анда кабер өстендә кабер!"
Казанда яңа татар зираты барлыкка киләчәк. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советында мәгълүм булды.
(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казанда яңа татар зираты барлыкка киләчәк. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәьәләләр комитетының күчмә утырышында мәгълүм булды.
Комитет җитәкчесе Разил Вәлиев: “Мин кичә Яңа Татар бистәсе зиратында булдым. Анда кабер өстендә кабер, йөрерлек түгел. Джунглидагы төсле, бернинди тәртип юк. Ул зиратны киңәйтеп булмыймы? Нинди яңа зиратлар ачарга планлаштырыла?”- дигән сорауны Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллинга юллады.
“Әлегә кайда, нинди зират ачылачагын төгәл генә әйтә алмыйм, чөнки моның өчен җир мәйданнары эзләү бара. Буш җирләр табу кыен, хәзер Казанга якын территорияләрдәге җирләр карала”, - диде Гыйниятуллин.
Бөтендөнья татар конгрессы рәисе, депутат Ринат Закиров Яңа Татар бистәсе зиратын киңәйтү өчен җирләрне читтән эзләргә кирәкмәгәнлеген, аның янында буш урыннар булуын ассызыклады. “Әлеге зират янында гына бистә бар, кешеләр шунда йортлар сала. Бистәне күчереп, зиратны шулай киңәйтергә кирәк. Мондый мемориаль зираттан китәргә ярамый, анда танылган кешеләр җирләнгән. Бу зират кешечә эшләсен өчен, шәһәр хакимияте аны карарга тиеш”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз