news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев кичәсендә шагыйрьнең халык күңелендә калган җырлары яңгыраячак

Юбилей кичәсен “Татар-информ” онлайн трансляцияләячәк. Башлана - 18.00 сәгатьтә.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Разил Вәлиевнең юбилей кичәсендә төп басым аның халык күңеленә кереп калган үлмәс җырлар авторы булуына ясалачак. Бу хакта кичәнең сценарий авторы, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт әйтте. “Разил абыйның утыз-кырык еллар элек язылып, хәзер дә халкыбыз яратып башкара торган җырлары бар. Аларны бүген яшь артистлар да башкарачак. Концерт өчен Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге “Казан нуры” оркестры белән өр-яңа аранжировкалар эшләттек. Концертта Казанда күптән зур чыгышлары булмаган Ренат Ибраһимов та катнаша”, - диде ул “Татар-информ”га.

“Без аның җырларына һәм шигырьләренә басым ясадык”, - диде кичәнед режиссеры Илдар Хәйруллин сәхнәдә барган репетициядән аерылмыйча гына.

Юбилей кичәсен “Татар-информ” онлайн трансляцияләячәк. Башлана - 18.00 сәгатьтә.

Юбилей кичәсенең беренче бүлегендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры куйган шигъри-музыкаль композиция тәкъдим ителә. Әлеге композиция театр репертуарында “Язмышым юллары” спектакле буларак бара.

“...Әлеге спектакльнең каһарманнары, нәкъ безнең кебек үк, көләләр, елыйлар, борчылалар, яраталар, көрәшәләр. Бары Өмет кенә үзләренә төрле сынауларга бирешмичә, гомер юлыннан ахыргача үтәргә көч бирә. Чөнки Ул безнең һәрберебезнең дә күңелендә яши. Кичә дә. Бүген дә… Һәрвакыт.

“Язмышым юллары” спектаклендә Разил Вәлиевнең проза әсәрләре һәм шигырьләре җырлар белән, ә тормышыбызның кырыс чынбарлыгы исә көйле СҮЗ белән үрелеп бара”. – дип язалган бу спектакль турында театр сайтында.

Трансляцияне карау өчен сылтама -  tatar-inform.tatar/internet-tv/54/
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100