news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Разил Вәлиев Казанның 171нче мәктәбенә Ваһапов исемен бирергә тәкъдим итә

Казанның Ваһапов урамында урнашкан 171нче мәктәбендә Рәшит Ваһапов музее ачылды.

Разил Вәлиев Казанның 171нче мәктәбенә Ваһапов исемен бирергә тәкъдим итә
Салават Камалетдинов

(Казан, 7 май, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). ТР Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Разил Вәлиев Казанның Ваһапов урамында урнашкан 171нче мәктәбенә Рәшит Ваһапов исемен бирергә тәкъдим итә. Бу хакта ул әлеге мәктәптә Рәшит Ваһаповка багышланган музей ачылу тантанасында әйтте.

Рәшит Ваһапов музее мәктәпнең татар теле кабинетында урнашкан. Биредә балалар татар теле дәресләрен укыйлар. Музейны оештыру идеясе белән мәктәп директоры Рания Галиәкбәрова чыккан. Музей-кабинетның мөдире - мәктәпнең татар теле укытучысы Зөлфия Кәримова.

Разил Вәлиев музей ачылу тантанасында чыгыш ясаганда мәктәпкә Рәшит Ваһапов исемен бирү тәкъдимен яклаячагын белдерде. “Без үзебезнең күренекле шәхесләребезне игътибар үзәгенә алырга, аларга музейлар ачарга, һәйкәлләр куярга, урамнарга исемнәрен бирергә, гомумән, аларның исемнәрен мәңгеләштерергә бурычлы”, - ди җәмәгать эшлеклесе.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot