news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Разил Вәлиев: Казанда Такташка һәм Яхинга һәйкәл урынын көчкә таптылар

Халык шагыйре татарның күренекле шәхесләренә атап ясалган мәһабәт һәйкәлләр шәһәр үзәгендә, кеше күрерлек урында булырга тиеш дип саный.

Разил Вәлиев: Казанда Такташка һәм Яхинга һәйкәл урынын көчкә таптылар
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 13 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татар язучысы, халык шагыйре Разил Вәлиев Казан шәһәрендә шагыйрь Һади Такташ һәм композитор Рөстәм Яхинга багышлап ясалган һәйкәлләргә  урынны көчкә таптылар дигән фикердә. Бу хакта ул Инстаграм битендәге сәхифәсендә язган.

“Уфада шәһәр үзәгендәге зур мәйдан уртасында шагыйрь Мостай Кәримгә тулы бер комплекс ясап  мәһабәт һәйкәл куйганнар. Ә Казанда Һади Такташка һәм Рөстәм Яхинга кеше күзе күрми торган җирдә-кумырыкта көчкә-көчкә урын таптылар”, - дигән ул.

“Һәйкәлләре кешегә күрсәтерлек булмаганга шулай эшләделәр микән әллә?"- дип уйлап куйдым әле... Әллә без артык “тыйнакмы?” – дип сорау биргән Разил Вәлиев.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot