news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев: Кабер ташларына зыян салучылар - татарның үткәненә тап төшерүчеләр

Яшел Үзән районы Бәчек авылында вандаллар тарафыннан кабер ташлары аударылуга Разил Вәлиев үз фикерен белдерде.

Разил Вәлиев: Кабер ташларына зыян салучылар - татарның үткәненә тап төшерүчеләр
Салават Камалетдинов

(Казан, 2 май, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов) Узган елның 8 сентябрендә вандаллар Яңа Татар бистәсендә 88 кабер ташына зыян китергән иде. Шундый ук хәл Яшел Үзән районы Бәчек авылы зиратында кабатланды. Зираттагы тәртипсезлек турында хәбәр 30 апрельдә җирле кешеләрдән килеп ирешә. "Татар-информ"га авыл җирлеге башлыгы Наил Гатауллин зиратны мәсхәрә итүнең инде дүртенче тапкыр булуын әйтте. Быелгы вандаллык - килгән зыяны буенча иң зуры. Зираттагы 93 ташны язулы яклары белән кабер өстенә аударып чыкканнар. Кайбер чардуганнарның тимерләрен дә каерганнар. Дүрт кабер ташы, ватылып, яраксыз хәлгә килгән.

Разил Вәлиев кабер ташларына вәхшиләрчә зыян китерүчеләрне татарның үткәненә тап төшерүчеләр, дип саный.

“Бәчек авылында мондый хәлнең булуын мин күз алдына да китерә алмыйм. Яңа Татар бистәсе зиратында да мондый вандаллык булган иде. Бу мәсәләне без Татарстан дәүләт советында уртага куеп сөйләштек, уртаклаштык, карар кабул иттек һәм шәһәр җитәкчелегенә җибәрдек. Бүгенге көндә зиратларга видеоҗайланмалар куялар”, – ди ул.

“Татарның тарихына иһтирам артсын дисәк – зиратларга игътибарны арттырырга тиешбез. Әгәр дә без үткәнебез бөек диеп әйтәбез икән, аны зиратларда тәртип урнаштырып расларга кирәк. Киләчәктә, зиратларны тәртипкә китерер өчен, бик күп эш эшләргә кирәк”, – дип саный Разил Вәлиев.

Разил Вәлиев кабер ташларының аударылуын алдан оештырылып башкарылган эш булырга мөмкин дип саный.

“Ашыгып фараз итеп булмый. Моны тәртипсез яшьләр дә эшләргә мөмкин, махсус оештырылган эш тә була ала. Бу ыгы-зыгылы заманда шушы ыгы-зыгыны арттырыр өчен, җәмгыятьтәге каршылыкны арттырыр өчен, махсус эшләнелгән эш дигән шигем бар”, - диде депутат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100