Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Разил Вәлиев: Хәния Фәрхидә ритм да, татар моңы да, ихласлык та бар иде
"Кеше никадәр талантлы булмасын, әгәр ул ихлас булмаса, халык аны кабул итә алмый", – ди депутат.
(Казан, 29 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Хәния Фәрхи халык мәхәббәтен ихласлыгы белән яулады. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев шулай дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә белдерде.
"Хәния Фәрхине мин иң беренче Питрәч турындагы җыры белән ачтым. Ул үзе дә: "Мин кич белән Питрәч турында җыр язып җырладым, икенче көнне иртә белән танылган җырчы булып уяндым", – дигән иде. Мин дә шул Питрәч турындагы җырын ишеткәч, аның зур җырчы булганын аңладым. Әлдермеш һәм башка җырлары да танытты аны. Аның җырлары, бер караганда, бик гади, сүзләре дә, музыкасы да гади, әмма иң мөһиме – аның моңы татарча, үзебезнеке. Безнең җырчыларыбыз бик күп, аларның җырларының сүзләре дә татарча, әмма ләкин моңнары татарча түгел. Хәния Фәрхинең иң зур асыл сыйфаты: ул татар моңын югалтмады, заманча җырларга татар моңын салды. Аңарда ритм да, татар моңы да бар иде – бөтен уңышы шунда", – дип белдерде Разил Вәлиев.
Депутат, аның тагын бер күркәм сыйфаты ихлас булуында, дип белдерде.
"Мин аңа шакката идем: ул бөтен күңелен ачып сөйләшә, ул беркемнән тартынып тормый иде. Билгеле, аның серләре дә булгандыр, әмма мөмкин булган кадәр халык белән күңелен ачып аралаша белде, ихлас иде. Ул аның җырларында да чагылыш тапты. Һәр сүзгә күңелен биреп җырлый иде. Кеше никадәр талантлы булмасын, әгәр ул ихлас булмаса, халык аны кабул итә алмый. Гомере кыска булса да, җырлары озын гомерле булыр", – ди Разил Вәлиев.
Матәм чарасының рәсми өлешендә ул Хәния Фәрхинең үзенә "Китәм инде" дигән җырга шигырь язып бирүен сораганын әйтте һәм шул җырлана алмый калган җырның бер куплетын яңгыратты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз