news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев Х Халыкара мөселман форумында чыгыш ясады

Форум 10-12 декабрьдә Мәскәүдә уздырылды

(Казан, 15 декабрь, "Татар-информ"). 10-12 декабрьдә Мәскәүдә “Диннең йөкләмәсе һәм дин тарафдарларының замана хафаларын булдырмау буенча җаваплылыгы” дигән Х Халыкара мөселман форумы булып узды. Форум эшендә Россия, Кытай, Төркия, Әзербайҗан, Иран, Согуд Гарәбстаны, Польша, Индонезия һәм башка илләрдән җыелган руханилар, дин белгечләре, галимнәр, дәүләт хакимияте вәкилләре катнашты. ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тематик түгәрәк өстәл кысаларында чыгыш ясады.

“Совет чорыннан соң барлыкка килгән дәүләтләрдә ислам фәне иттифагы: яңа мөмкинлекләр, тәҗрибә һәм авырлыклар” дигән тема турында фикер алышуда катнашып, Разил Вәлиев диннәр арасындагы тынычлыкны күп милләтле Татарстандагы иҗтимагый тотрыклылыкның төп сәбәпләреннән берсе дип атады. Ислам һәм православие диннәре тарафдарлары арасындагы үзара килешеп эшләүне республика парламенты депутаты соңгы елларның уңай күренеше буларак бәяләде. Ул шулай ук ислам укыту учреждениеләрендә белем бирү сыйфатын яхшырту, татар дини фәннең традицион асылларын саклау һәм пропагандалау, мөселман өммәтен радикаль карашлардан аралап калу өчен Татарстанның дәүләт хакимияте һәм Диния назарәте башкарган чаралар турында сөйләде.   

Форумны РФ Диния назарәте, Россия мөфтиләр советы, Мәскәү ислам институты, “Әл-Мостафа” Халыкара университеты, Мәскәү университетының Азия һәм Африка илләре институты, Санкт-Петербург университетының Көнчыгыш факультеты оештырган иде. Анда докладлар белән РФ Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисе Вячеслав Никонов, Бөтендөнья мөселман галимнәре берлеге генераль секретаре Әл Мөхеддин Әл-Карадагый (Катар), Мәскәү патриархатының Чиркәү белән җәмгыять мөнәсәбәтләре синод бүлеге рәисе Всеволод Чаплин, Бөтендөнья мәзхәбләрне үзара якынайту ассоциациясе генераль директоры, Иранның бөек җитәкчесе Аятолла Хаменеи эшләре идарәчесе Мөхәммәд Али Тасхири, РФ Диния назарәте рәисе Равил Гайнетдин һәм башкалар чыгыш ясады.

Разил Вәлиев билгеләп үткәнчә, форум делегатлары арасында татар дин әһелләре, руханилары һәм ислам уку йортлары мөдирләре бик күп булды. Сөйләшүләр һәм чыгышлар барышында Татарстан турында бик күп уңай фикерләр яңгырады, республиканы диннәр һәм милләтләр арасындагы татулыкны үрнәк дәрәҗәдә оештырган төбәк буларак бик еш телгә алдылар.

Бу хакта ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100