news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев фестиваль утырышында WorldSkillsта татар җыры яңгырамавын әйтте

Халык шагыйре фикеренчә, һөнәрчеләр чемпионатын Универсидадагы кебек уздырырга кирәк иде.

Разил Вәлиев фестиваль утырышында WorldSkillsта татар җыры яңгырамавын әйтте
Михаил Захаров

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев Worldskills дөнья чемпионатында татар җыры яңгырамавы турында әйтте. Бу хакта ул “Шаляпин Палас” отелендә үткән матбугат очрашуында "Татар тудей" сайты баш мөхәррире Рөстәм Исхакый соравына җавап биргәндә сөйләде.

“2013 елда Казанда үткән Универсиаданың ачылышында да, ябылышында да татар җырларын башкарганнар иде. Worldskills дөнья чемпионатында исә бернинди татар җыры да, моңы да булмады. Сәгать ярым инглиз телендә котлау булды, аны халык аңламыйча аптырап утырды инде. Аннары өч җырчы җырлады, аның берсе дә безнең республикадан түгел”, - диде Разил Вәлиев.

Халык шагыйре моның сәбәбен атады. “Бу хакта сорау бирдек. “Моны тулысынча Мәскәү үз өстенә алды, ул – Мәскәү программасы, барысын да Мәскәү эшләде, Мәскәү акчасына эшләнде”, - диделәр. Татарстан Worldskills өчен бер мәйдан гына булды. Минемчә, болай булырга тиеш түгел. Универсиаданы ничек үткәргән булсак, моны да шулай уздырырга мөмкин иде”, - диде ул.

“Әлбәттә, татар җырчыларын дөньякүләм чараларда катнаштыру проблемасы бар һәм ул катлаулы мәсьәлә. Әмма ләкин монда читтәгеләрне генә кайгыртып торып булмый. Дөресен әйткәндә, ул җырчыларның үзләреннән дә тора. Әлбәттә, мин дә бу хакта уйланам”, - дип кушылды продюсер Рифат Фәттахов.

Рифат Фәттахов сүзләренчә, бүгенге татар эстрадасында җырлаучы җырчыларга амбиция, омтылыш һәм стратегик фикерләү җитми.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100