Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Разил Вәлиев елның һәр көнен Туган тел көне итеп бәйрәм итү дә аз дип саный
Габдулла Тукай музеенда Халыкара туган тел көненә багышланган "И, туган тел" дип аталган әдәби-музыкаль кичә булды.

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ", Венера Вәлиева). Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев һәр көнне Туган тел көне дип бәйрәм итсәк тә аз булыр дип саный. Бу хакта ул Габдулла Тукай музеенда Халыкара туган тел көненә багышланган "И, туган тел" дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә әйтте.
"Татарстанда без закон нигезендә ике мәртәбә Туган тел көнен бәйрәм итәбез. 21 февральдә һәм 26 апрельдә - Габдулла Тукай туган көнендә. Закон язган вакытта, миңа 21 февральдә бар бит инде дигәннәр иде. “Елның 365 көнен Туган тел көне дип бәйрәм итсәк тә, безгә анысы да аз булыр, чөнки безнең туган телдә проблемалар искиткеч күп, дидем", - дип аңлатты ул.
"Безнең яңа тарихыбыз туксанын елларда декларация кабул иткән көнне башланды. Шунда без Татарстанның ике дәүләт теле булырга тиеш дип карар кабул иттек", - диде Разил Вәлиев.

"И, туган тел" дип аталган әдәби-музыкаль кичә Габдулла Тукай музеенда берничә ел рәттән үткәрелә. Алдагы елларда әлеге чара күбесенчә балалар белән оештырылса, быел аудитория киңәйтелде. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел “Туган тел” шигыренең тарихына күбрәк игътибар бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз