news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев Дәүләт Советына килгән яңа депутатларга зур өметләр баглый

Татарстанның халык шагыйре фикеренчә, язучы Ркаил Зәйдулла белән артист Рамил Төхвәтуллиннан "менә дигән депутат чыгарга тиеш".

Разил Вәлиев Дәүләт Советына килгән яңа депутатларга зур өметләр баглый
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев депутатлар арасында яңа килгән кешеләрдән язучы Ркаил Зәйдулла һәм артист Рамил Төхвәтуллин өметне аклаячак дип белдерде. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

“Өметне акламасалар, сайламаслар иде. Мин зур өметләр баглыйм. Рамил Төхвәтуллинны артист буларак нык хөрмәт итәм, ул бик тә талантлы артист. Үзенең таланты, акылы белән мәгариф һәм мәдәният өлкәсенә бик күп файда булыр”, - ди ул.

Ркаил Зәйдулланы ул фән ягыннан да, шагыйрь буларак та, язучы буларак та әзерлекле булуын әйтте. “Шуның өстенә ул тарихны, әдәбият һәм сәнгатьне дә яхшы белә, кыю булып, фикерен дә әйтә ала. Ораторлыкка да сәләте бар. Минемчә, аннан менә дигән депутат чыгарга тиеш”, - диде Разил Вәлиев.

“Әгәр дә миннән ярдәм сорасалар, ярдәм булырга мөмкин. Алар бит бик мөстәкыйль кешеләр, минем ярдәмгә мохтаҗ булмаслар дип уйлыйм”, - дип әйтте халык шагыйре.

Разил Вәлиев Татарстанның Дәүләт Советы ышаныч уяту-уятмавына җавап бирде. “Минем хәзер сәясәткә катнашым юк, мин сайланмадым. Шуңа күрә сайланган депутатлардан сорагыз. Үткәненә, үзем белгәненә генә җавап бирә алам. Бу сайлауларда мин катнашмадым, шунлыктан бер нәрсә дә әйтә алмыйм”, - диде ул.

“Үз-үземә бәя бирә алмыйм, мин утыз елга якын алты чакырылыш эшләдем, беркайчан да партия исемлегеннән бармадым, һәрвакытта бер мандатлы партия округыннан бардым, чөнки минем турыдан-туры халык белән күзгә-күз карап, сөйләшеп, аларның мөрәҗәгатьләрен тыңлап, ярдәм итәргә тырыштым. Билгеле, барысын да эшләп бетерә алмаганмындыр, аны эшләп бетерү мөмкин дә түгел”, - ди ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100