news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев: "Әдәбият – мәдәниятнең иң мөһим өлеше, умыртка сөяге, димәк, киләсе ел быелның дәвамы булыр дип өметләнәбез"

Разил Вәлиев спорт өлкәсенә булган игътибарны мәдәният, мәгариф һәм фән өлкәсенә дә күчерергә киңәш итте

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "2015 елга, 2016 һәм 2017 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" 1-5 номерлы ТР Законы проектын беренче укылышта караган вакытта, депутатлар үз фикерләре белән чыкты. Бүген бюджет проектын карау бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының өченче утырышы көн тәртибенә кертелгән иде.

ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев чыгышында "Мәдәният елы" дәвамында рсепубликада башкарылган эшләргә күзәтү ясап, киләсе "Әдәбият елы"на зур өметләр баглады, булган проблемаларга тукталды. Аның әйтүенчә, Мәдәният елын үткәрү буенча республика һәм район-шәһәр күләмендә планнар корылды, программалар төзелде, бу чараларны үткәрү өчен, республика бюджетыннан "сыгып алып" 49 миллион сум акча да бүлеп бирелде. "Быелгы мәдәният елының иң зур казанышы дип, мин авылларда моңа кадәр күрелмәгәнчә мәдәният йортларының күпләп төзелүен атар идем. Мәктәпләрне төзекләндерү, балалар бакчалары төзү, ФАПлар, полиция йортлары биналарын салу белән беррәттән, яңа төзелгән мәдәният йортлары да килеп кушылгач, инде өметсезлеккә бирелеп барган авылларның йөзе бераз яктырып киткәндәй булды. Киләчәктә бу хәрәкәт дәвам итеп, авылларны юллы да итә алсак, андагы халыкны эшкә тиендерсәк, күпчелек авылларыбызны саклап кала алыр идек..." - диде Разил Вәлиев.

Депутат фикеренчә, мәдәниятебезне югары дәрәҗәгә күтәрү өчен, бер “Мәдәният елы” гына бик аз. "Быел башланган эшләрне эзлекле дәвам итеп, спортка һәм мәгарифкә булган өстенлекле карашны киләчәктә мәдәнияткә дә күчерә алсак, җәмгыятебезнең, халкыбызның сыйфат дәрәҗәсе бер башка үсәчәгенә шигем юк. Моның өчен, беренче чиратта, инде ничә еллар ремонт көтеп яткан клубларыбызны, китапханәләребезне, музейларыбызны, сәнгать һәм музыка мәктәпләрен ипләргә-сипләргә, җиһазлар белән тәэмин итәргә, Чаллыдагы, Түбән Камадагы бинасыз театрларыбызны биналы итәргә, җәмгыятьтә тәрбия мәсьәләсенә игътибарны бермә-бер арттырырга кирәк", - дип ассызыклады Разил Вәлиев.

Комитет рәисе билгеләп узганча, галимнәр үз милли традицияләре, халык педагогикасы нигезендә тәрбияләнгән балалар арасында хокук бозуларның, җинаятьләрнең азрак булуын әйтәләр. Мәсәлән, Казандагы 2 нче татар гимназиясе укучылары арасында тәртип бозучы балаларның бөтенләй булмавы нәкъ шул турыда сөйли. "Димәк, безгә милли мәгариф системасына игътибарны арттырырга, милли мәктәпләрнең матди нигезен ныгытырга, барлык мәктәпләрдә даими төстә “әхлак дәресләре” үткәрергә вакыт җиткәндер. Инде 20 ел буена иске балалар бакчасында гомер итүче Казанның 18 нче татар гимназиясе, тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә зур уңышларга ирешкән “Радуга – Салават күпере” кебек милли мәктәпләр кысан биналарда михнәт күреп яшәргә тиеш түгелдер", - дип басым ясады Разил Вәлиев.

Депутат мәдәният белән мәгарифкә ярдәм итүнең, аларга өстәмә куәт бирүнең әлегә файдаланылмаган мөмкинлекләре бар дип саный. "Мәсәлән, соңгы елларда республикабыздагы эре предприятиеләр, холдинглар, компанияләрнең матди ярдәме белән спорт командаларыбыз күзгә күренеп җанланды, Россиядә, хәтта халыкара күләмдә зур җиңүләргә иреште. Ә ни өчен мондый тәҗрибәне мәдәният, мәгариф һәм фән өлкәсенә дә күчермәскә? Мәдәният белән мәгарифнең, фәннең кеше тормышында тоткан роле, урыны һич кенә дә спортныкыннан ким түгел ләбаса. Россия һәм Татарстан законнары буенча хосусый, ягъни дәүләтнеке булмаган мәктәпләр, уку йортлары ачу рөхсәт ителә, әле шуның өстенә андый мәктәпләр өлешчә дәүләт бюджеты хисабына да финанслана. Ә без һаман бөтенесен дә дәүләт үз җилкәсенә алырга, бөтен нәрсә дә бары тик бюджет хисабына эшләнергә тиеш, дип, көтеп ятабыз", - дигән фикерләре белән уртаклашты ул.

Разил Вәлиев Татарстанда меценатларның мәктәпләр төзү эшенә ашкынып тормавына борчылуын белдерде. "Төркиядә һәм алга киткән Көнбатыш илләрендә хосусый мәктәпләр барлык мәктәпләрнең уртача 40-50 процентын тәшкил итә, диләр. Ә безнең республикада үз акчасына мәктәп яисә гимназия төзеткән берәр меценатны беләсезме? Бездә дә бар бит, югыйсә, андый хәлле кешеләр, ләкин алар, нигәдер, әле һаман мәчет һәм чиркәү салудан ары китә алмыйлар. Ә мәктәп салу, изге китапларда язылганча, мәчет яисә чиркәү салу кебек үк игелекле, изге эш санала, югыйсә", - диде ул.

Киләсе 2015 ел Россиядә “Әдәбият елы” дип игълан ителде. "Монысына да бик сөендек, чөнки әдәбият мәдәниятнең иң мөһим өлеше, умыртка сөяге, димәк, киләсе ел быелгысының дәвамы булыр, дип өметләнәбез. Әдәбият-сәнгать өлкәсендә исә чишеләсе мәсьәләләребез, проблемаларыбыз гаять күп, һәм алар елдан-ел ишәя генә бара", - дип ассызыклады депутат. Аларның иң зурысы – әдәбият-мәдәният хезмәткәрләренә түләү, аларның хезмәтенә бәя бирү мәсьәләсе. Бүген республикада мәдәният хезмәткәрләренең уртача эш хакы мәгариф хезмәткәрләренекеннән ике мәртәбә ким булуны аңлап та, аңлатып та булмый, дип зарланды Р. Вәлиев. Ул бүген иҗат кешесенә гонорар түләү хәерче сәдакасыннан да түбәнрәк дәрәҗәгә төште, дип ачынды. "Гонорар – иҗат кешесенең тормыш чыганагы, гаять катлаулы һәм теләсә-кемнең кулыннан килми торган эш өчен түләү икәнне аңлыйм дисәң, үзеңә дә алар хәленә керергә, төннәр йокламыйча повестьлар, романнар, пьесалар, симфонияләр, опералар язып карарга, җырлар, картиналар иҗат итәргә кирәктер, ахрысы. Билгеле инде, аз түләнгән һөнәрнең җәмгыятьтә дәрәҗәсе төшә, шуңа күрә бүгенге яшьләр үз язмышларын андый хезмәткә багышларга атлыгып тормый. Нәтиҗәдә, соңгы елларда профессиональ сәнгатькә килүче яшьләребез күзгә күренеп кимеде, алар акчалырак, төшемлерәк һөнәрләр сайлау аркасында, бушаган урынны “уртакул” иҗатчылар, шабашниклар тутырды, сәнгатьтә үзешчәнлек канат җәя башлады", - дип билгеләп үтте Разил Вәлиев.

Комитет рәисе сайлау алды очрашуларында гражданнарның мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният учреждениеләрендә кече персоналның – техник хезмәткәрләрнең хезмәт хакы үтә бәләкәй булуыннан зарланганын да искәртеп узды.

"Киләсе ел Россия күләмендә “Әдәбият елы” дип игълан ителсә, безнең Татарстаныбызда ул “Парклар һәм скверлар” елы булачак. Монысы да бик хуп.

Киләсе ел бюджетының иң зур өлеше социаль юнәлешкә, бигрәк тә мәгарифкә тәгаенләнү, республикабызның киләчәктә дә үсештә булачагына өмет уята. Чөнки дөнья тәҗрибәсе бары тик мәгарифкә, мәдәнияткә, фәнгә зур игътибар биргән илләрнең генә алгы рәткә чыгуын күрсәтә", - дип төгәлләде Разил Вәлиев чыгышын.

Депутат бюджет проектына конкрет төзәтмәләрнең икенче укылышка әзерләгәндә тәкъдим ителәчәген әйтте .

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100