Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Разил Вәлиев борынгы кабер ташларын җыеп, берәр музей оештыруны тәкъдим итте
"Мирасханә" үзәге җитәкчесе Илһам Гомәров эпиграфик һәйкәлләрнең күбесе учетка һәм дәүләт яклавына куелмаганын әйтте.
(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев аунап яткан кабер ташларын җыеп, берәр музей оештыруны тәкъдим итте. Бу хакта ул комитетның Фәннәр академиясендә узган күчмә утырышында әйтте.
"Мәчеткә баргач, миңа кабер ташлары юкка чыга, аларны җыеп, берәр музей оештырып булмасмы икән диделәр. Чыннан да, кабер ташлары кайсы кайда аунап ята, мин хәтта бер кешенең ишегалдында да аунап ятканын күрдем. Бөтенесен җыеп, берәр музей оештыру мәсьәләсен дә кузгатырга кирәктер безгә. Алар әкренләп югала бара, аларны саклау безнең бурыч булырга тиеш", - дип белдерде Разил Вәлиев.
Эпитафик мирас, кабер ташлары турында доклад белән Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының "Мирасханә" язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе Илһам Гомәров чыгыш ясады. "Кабер ташлары эпиграфик һәйкәлләренең кыйммәте - аларның татар халкы тарихын, шул исәптән авыллар барлыкка килү вакытын чагылдыруда", - диде.
Аларның кыйммәтенә карамастан, Илһам Гомәров күбесе учетка һәм дәүләт яклавына куелмаганын әйтте. "Татарстанда бүген 3 меңгә якын зират исәпләнә. Аларның 500 дән артыгы - тарихи, аларда 13-19 гасыр кабер ташлары очрый. Бу мирас системалы һәм комплекслы рәвештә әлегәчә өйрәнелмәгән", - дип белдерде үзәк җитәкчесе.
Аның сүзләренчә, эпиграфиканы төрле галимнәр өйрәнә, ләкин иң масштаблы, эзлекле эш Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында алып барыла. "Соңгы өч елда Татарстанның биш районында, Россия Федерациясенең җиде төбәгендә һәм Казахстан Республикасының Семипалатинск шәһәрендә тулы масштаблы эш үткәрелде", - ди Илһам Гомәров.
Ул бу эш нәтиҗәсендә барлыгы 2 меңнән артык объект теркәлгәнен, бүген аларның 70 процентка якыны эшкәртелгәнен әйтте. Язуларның татар һәм рус телләренә тәрҗемә ителүен билгеләп узды.
Илһам Гомәров сайтта "Татарларның мөселман эпиграфик һәйкәлләре" бүлеге тулыландырып торуын әйтте. "Бүген 120 эпиграфик һәйкәл турында мәгълүмат бар. Кабер ташында язулар гына түгел, орнаментлар һәм сурәтләр, кабер өстендәге плитәнең геометриясе, координаталарын да карыйлар", - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз