Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Разил Вәлиев: Бер генә төбәктә дә төрле милләтләр өчен Татарстандагы кебек шартлар юк
Татарстанда тиздән III Халыклар съезды узачак.
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Алёна Низамова). Бүген республикада төрле халыклар үзләрен иркен хис итәр өчен закон бөтен мөмкинлек тә бирә. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, мәгариф, мәдәният, фән һәм милли сораулары буенча ТР Дәүләт советы комитеты рәисе, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучысы, шагыйрь Разил Вәлиев «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруы корреспондентына шул хакта белдерде.
Татарстанда 170 милләт Вәкиле яши. Республикада тиздән III Халыклар съезды узачак, Казанга 1000 делегат җыелачак. Тапшыру шушы чарага багышланган иде.
«Татарстанда дистәләгән чуаш, мари, удмурт, мордва мәктәпләре бар. Аннары 20 артык телдә укыта торган якшәмбе мәктәпләре бар. Болар безнең республикабызда ике халыкка гына түгел, бөтен халыкка да игътибар булуы турында сөйли. Россиядә бүтән бер генә республикада да, бер генә төбәктә дә башка милләтләр өчен мондый шартлар юк», - дип белдерде ул.
На правах рекламы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз