news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев: Авыл клубларында костюмнар булу әйбәт, тик урын да җитәрлек булырга тиеш

Разил Вәлиев җитәкчелегендәге депутатлар төркеме Питрәч районында авыл клублары белән таныша.

(Питрәч, 14 ноябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты Питрәч районында күчмә утырыш уздыра. Көн тәртибенә "Авыл җирлегендә мәдәният оешмалары челтәренең үсеше турында" сөйләшү куелган. Программада Питрәч районының Кощаково, Карповка, Шәле мәдәният йортлары белән танышу каралган. Комитет Питрәч районындагы эшен күчмә утырыш белән тәмамлаячак.

Комитет җитәкчесе Разил Вәлиев җитәкчелегендәге төркем иң беренче Кощаково авылы мәдәният йорты белән танышты. "Авыл мәдәният йорты 1950 елда төзелгән, ул 150 урынга исәпләнгән була. 1971 елда яңартып салына һәм 200 кешегә исәпләнә", – диде мәдәният йорты җитәкчесе Людмила Александрова. – 2006 елда капиталь ремонт ясалды. Индивидуаль җылыту системасы белән тәэмин ителде".

Мәдәният йортында төп атрибут булып 1971 елгы люстра тора. Аны клубка элекке совхоз җитәкчесе Илһам Вәлиев 2000 елда бүләк иткән. Мәдәният йорты мөдире, аны 2002 елгы ремонт вакытында күз карасыдай саклавын билгеләп үтте.

Кощаково авылы мәдәният йортында 18 клуб башлангычы эшли. "Грета" хореография түгәрәгенә 18 ел. Анда быелдан 3 яшьлек балаларны да кабул итә башлаганнар. Хәзер ул үзешчән түгәрәктән халык түгәрәге статусына күчкән. Уңышлары белән дә сөендереп тора: соңгы арада гына өч халыкара бәйгедә җиңеп чыкканнар.

Мәдәният йорты базасында театр студиясе дә, китапханә дә бар. Соңгысына көненә 50ләп кеше йөри. Авыл халкына уңайлы булсын өчен, аның эш вакытын үзгәртеп, кичке 7гә кадәр үзгәрткәннәр.

Экскурсия барышында ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетырәисе Разил Вәлиев Людмила Александровадан: "Төп проблемагыз нидә?" – дип сорады.

"Безгә урын җитми", – диде җитәкче. – Сәхнәбез трансформер. Анда түгәрәкләр эше дә, күңел ачу чаралары да уза".

Кысанлыкны күрсәтү максатыннан, башка бүлмәләргә дә алып керде. Костюмнарга урын юк: алар кайда буш урын бар, шунда эленгән.

Кадрлар мәсьәләсенә килгәндә, штат тулы. Биредә 4 хезмәткәр эшли. Аларның барысы да Кощаково авылыннан.

"Костюмнарга кытлык булмау – яхшы күрсәткеч. Тик менә җәелеп эшләргә урын җитмәү – авыл мәдәният йортлары эшчәнлегегә аяк чала", – диде комитет җитәкчесе. Шулай ук: "Китапханәдә китап никадәр генә күп булмасын, ул кешене тартып торырга тиеш. Әйтик, Түбән Кама районының бер авыл китапханәсенә ремонт ясалгач, халык өерелеп йөри башлады", – диде.

Шагыйрь үзе дә буш кул белән килмәгән. Ул Кощаково авылы китапханәсенә бер тартма матур әдәбият һәм үзенең "Шагыйрь" исемле җыентыгын бүләк итте. Әлеге китапка аның 20 ел элек язылып, 53 телгә тәрҗемә ителгән шигыре дә кергән.

ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты Питрәч районы мәдәният йортлары буенча, соңрак утырышта фикер алышачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100