news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев Анталия татарларына туган тел өйрәнү өчен Татарстан методикасын тәкъдим итте

Төркия татарлары Татарстан депутатына балаларын милли традицияләр буенча тәрбияләргә ниятләүләре турында сөйләде.

Разил Вәлиев Анталия татарларына туган тел өйрәнү өчен Татарстан методикасын тәкъдим итте
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Төркиянең Анталия шәһәре татар диаспорасы активистларына татар телен өйрәнү буенча Татарстан методикасын тәкъдим итте. Бу хакта депутат Төркиядән килгән ватандашлар белән очрашуда әйтте. Республика парламенты матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Төркия татарлары Анталиядә 2 мең чамасы татар яшәвен, үз балаларын милли традицияләр буенча тәрбияләргә теләүче күпбалалы гаиләләр күп булуын әйткән.

Разил Вәлиев сүзләренчә, чит илләрнең алдынгы тәҗрибәсенә нигезендә, Татарстанда татар телен өйрәнү методикасы эшләнгән. Ул бу алымны ватандашларына яшь буын белән эшләүдә кулланырга киңәш итте.

Төркия белән Татарстанны туганлык җепләре бәйли, Казан белән Анталия тугандаш шәһәрләр, диде депутат. Анталия - татарстанлылар арасында популяр туристик юнәлеш, дип искә алды ул.

«Дуслык бер яклы гына була алмый. Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр суынганда да, Татарстан сезнең ил белән дуслыгын өзмәде», – диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитеты рәисе.

Татар диаспорасы әгъзалары быел Анталиядә беренче тапкыр Сабан туе үткәрелүен, 25 августта Муса Җәлилне искә алачакларын сөйләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100