news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев: Акча беркайчан да җитми ул

Хезмәт хакы аз-азлап арта бара, әмма барыбер канәгатьләндерерлек түгел, ди депутат.

(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты депутатлары киләсе 2018 елга һәм 2019-2020 еллар план өлешенә бюджет канун проектын карады. Парламент әгъзалары каршында республиканың финанс һәм икътисад министрлары урынбасарлары чыгыш ясады.

Комитет рәисе Разил Вәлиев кайбер юнәлешләргә бүленәчәк акча күләменнән риза булмавын һәм канун проектына үзгәрешләр кертәчәкләрен әйтте.

"Без бик күп кануннар хакында сөйләшәбез, фикер алышабыз. Əима шул кануннар арасында иң мөһиме – бюджет турындагы канун. Чөнки ул булмаса, финанслау булмаса, бер канун да гамәлгә ашырылмаячак. Шуңа да бюджет проектын караганда без бигрәк тә игътибарлы һәм актив булабыз. Акча беркайчан да җитми ул. Акча җитә, акчаны кая куярга белмибез дигән кешене дә, оешманы да ишеткәнем юк", – диде комитет җитәкчесе утырыштан соң журналистлар белән аралашу вакытында.

Разил Вәлиев билгеләп узганча, халыкны беренче чиратта хезмәт хакы кызыксындыра. Билгеле, хезмәт хакы аз-азлап арта бара, әмма барыбер, бигрәк тә ярдәмчел һөнәрдәге хезмәткәрләрне, канәгатьләндерерлек түгел, дип саный депутат.

Билгеле булганча, республиканың бюджет проектын парламетның барлык комитетлары утырышларында да караячаклар. 10 октябрьдә исә бу мәсьәләгә кагылышлы парламент тыңлаулары узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100