news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәзил Камалов: Татар артистлары татар телен саклау өчен күп көч куя

Татарстанның атказанган артисты Рәзил Камалов «Татарстан-24» телеканалының «Мәдәни агарту» тапшыруында алып баручы Гөлүсә Сөнгатуллина белән иҗаты һәм киләчәккә планнары турында сөйләшкән.

Рәзил Камалов: Татар артистлары татар телен саклау өчен күп көч куя
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Һөнәрем буенча мин – баянчы. Ләкин гомер буе җырлап йөрдем. Мин үземне вокалист җырчы дип санамыйм. Булган тавышымнан рәхәтлек алып кына җырлыйм.

Быел Россия күләмендә 2 тапкыр Якутск шәһәрендә чыгыш ясарга туры килде. Шулай ук дүрт илдә булдык. Малайзиянең Куала-Лумпур шәһәренә барып кайттык. Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә чыгыш ясадык. Бәлки, шул иң ерак нокта булгандыр. Әле күптән түгел Казахстанда булдык. Анда шулай ук концертта катнаштык. Кипрда Сабантуйда булдым. Анда мин инде өченче тапкыр көтелгән кунак буларак катнашам. Андагы милләттәшләр белән бик дуслашып калдык. Аларга шулай якын итеп чакыруларына рәхмәт! Быел анда тормыш иптәшем Рәфинә белән бергә барырга туры килде. Күптән түгел Мисырның Каһирә шәһәрендә булдык. Анда да татар оешмасының 30 еллыгына багышланган бик матур чара узды. Шул форсаттан концертта катнашып, мастер-класслар үткәреп, күңелле итеп йөреп кайттык.

Мин инде Казанга укырга килгәннән бирле татар милләте өчен тырышам. Гел үсештә булырга, матур җырлар иҗат итәргә, матур костюмнар белән тамашачыны җәлеп итәргә. Уен коралларында уйнап, миллилекне саклап, шул юлдан тайпылмыйча барырга иде. Татар телен сакларга! Безнең татар артистлары моның өчен бик күп көч куя. Без заманча эшләсәк, яшьләр дә күбрәк тартылачак, бар да яхшы булачак», – ди ул.

Рәзил Камалов белән тулы әңгәмәне «Интертат» сайтында укый аласыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot