Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Районның иң оста механизаторы яңа комбайн турында хыяллана - "Саба таңнары" газетасы
30 яшькә кадәрге комбайнчылары ярышында катнашып, Казан дәүләт аграр университетына керү өчен юллама-сертификат, премия алган механизатор ул.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Саба районы, 23 октябрь, “Татар-информ”, “Саба таңнары”, Зәмирә Сәмигуллина). Урып-җыю чорында “Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиесе кырларына баргач, әтиле-уллы Илһам һәм Ильяс Миңнегуловларны еш очратабыз. Илһам абый хуҗалыкның алдынгы, тәҗрибәле комбайнчысы, механизаторы. Улы да калышмый үзеннән, әтисе биргән киңәшләрне истә тотып, туган як кырларының киңлегенә, иркенлегенә хозурланып эшли. Бу юлы “Беларусь” тракторы янында фермада очраттык үзен, дип яза “Саба таңнары” газетасы.
Комбайнын кышкы саклауга куйгач, егет тракторга утыра. “Өченче класста укыганда әтинең комбайнына утырып йөри башлаган идем, бераз үсә төшкәч, биш еллап комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Үзем ныклап комбайнга йөртә башлаганга алты ел”, - дип сөйли Ильяс.
“Нива”га утырганчы өч ел дәвамында “ДОН-1500” комбайнын да иярли әле ул. “Нива” җайлырак, җыйнаграк. “Нива” 2005 елгы, “ДОН-1500” аннан да искерәк, ди яшь комбайнчы. Искергән булса да, кагып-төзәтеп, тәртипләп торгач, уракта сынатмаган “кыр корабы”.
Район хакимияте башлыгы Рәис Миңнеханов игълан иткән ярыш шартлары буенча, ашлык суктыруда “Нива” комбайннары арасында беренчелекне яулаган. 13 мең центнердан артык икмәк җыйнап алуга ирешкән яшь егет.
Тәтеш муниципаль районында яшь комбайнчылар арасында узган “Хезмәт кешесенә дан” 8нче республика конкурсында да катнашып кайткан. Ярышларда республиканың 15 муниципаль районыннан 30 яшькә кадәрге 15 комбайнчылар экипажы катнашкан. Алар башта теоретик, шулай ук икътисад һәм агротехнологияләр буенча сорауларга җаваплар биргән. Конкурсның практик өлешендә катнашучылар комбайнның технологик һәм техник төзелеше буенча үз осталыкларын күрсәткән. Әлеге конкурста Ильяс Миңнегулов та Казан дәүләт аграр университетына керү өчен юллама-сертификат һәм акчалата премия белән бүләкләнгән. “Авылда да эшләргә кеше кирәк бит. Казанга укырга кереп, авылда төпләнергә инде исәп, - ди Ильяс. – Яз көне шушы "Беларусь" белән тырмага чыгам, аннан культиватор тагам, зур агрегатлар керә алмый торган кечкенә басуларга чәчүгә чыгам. Кышын тракторга фермада эш күп. Әтине дә ял иттереп алам, ул "Т-150" тракторында эшли. Яңа, заманча комбайнда да эшләп карыйсы килә”, - дип хыялын да әйтеп куйды Ильяс сүз иярә сүз чыгып. Алла бирса, киләсе уракта эш сөючән яшь механизаторны яңа комбайнда да күрербез әле, дип яза Саба районы газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз