news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Районнарга 2017 елның беренче яртысына дәүләт басмаларына язылуны коткару бурычы куелган

Яздырылган басмалар саны 2016 елның икенче ярты еллыгына язылганнан ким булмаска тиеш, диелгән республика Хөкүмәте порталында дөнья күргән карарда.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты муниципалитетларга, башкарма дәүләт хакимияте органнарына 2017 елның беренче ярты елына дәүләт басма массакүләм мәгълүмат чараларына язылуны оештырырга йөкләде. Бу хакта республика Хөкүмәте порталында дөнья күргән карарда хәбәр ителә.

Сүз «Республика Татарстан», «Ватаным Татарстан» һәм «Российская газета» басмалары, шулай ук предприятиеләрне, учреждениеләрне, китапханәләрне «Собрание законодательства РТ», «Казан утлары» журналларына яздыру турында бара.

Яздырылган басмалар саны 2016 елның икенче ярты еллыгына язылганнан ким булырга тиеш түгел, диелгән документта.

2016 елның икенче ярты елына гомуми тиражы, беренче ярты ел белән чагыштырганда, 0,7 процентка арткан яки 1,32 миллионнан 1,33 миллион нөсхагә кадәр генә арткан. Татарстан мәгълхүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ахыргы күрсәткеч 984 мең нөсхә булырга тиеш дип фаразлады. Катлаулы вазгыять турында белдергәнннән соң бу эшкә Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров та кушылды, ул район башлыкларына газета-журналларга язылуны оештырырга йөкләгән. "Административ ресурстан башка булмый!" - дигән ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100