news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Районнарда зур предприятиеләрнең филиаллары урнашырга мөмкин

Әгъзам Гобәйдуллин әйтүенчә, бу мәсьәлә буенча эшче төркем булдырылган.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР муниципаль берәмлекләр советының XVI съезды утырышында билгеле булганча, Татарстан районнарында зур предприятиеләрнең филиаллары урнашырга мөмкин.

Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин соңгы съездларда зур предприятиеләрнең филиаллары, цехларын районнарда урнаштыру турында сүз барганын искәртте. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршында эшче төркем эшләгәнен искәртте.

«Без бу юнәлештә гамәли адымнар көтәбез. Бу сәнәгать предприятиеләрендә кадрларга кытлык проблемасын өлешчә хәл итәргә булышыр иде», — диде.

«Татарстанда агломерацияләр үсеше авыл районнары бушауга китерергә тиеш түгел. Авыл халкын саклап калу өчен, иң мөһиме, авыл хезмәтчәннәрен эш белән тәэмин итү, яшәү урынында квалификацияле иҗади хезмәт кую мөмкинлегенә ирешү», — дип белдерде.

Әгъзам Гобәйдуллин Президент программалары ярдәмендә авыл җирлегендә яхшы социаль инфраструктура булдырылганын искәртте. «Эш урыннарын булдыруда актив, яңалыкларга юнәлдерелгән эш кирәк», — дип мөрәҗәгать итте хисап чыгышында.


news_right_1
news_right_2
news_bot