news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Районнарда инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә милеккә салым буенча ташлама була

Ташлама бер объектка бирелә, ул фатир, торак йорт, гараж яки машина кую урыны булырга мөмкин.

Районнарда инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә милеккә салым буенча ташлама була
Рамиль Гали/архив

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан районнарында, Казанда тупланган тәҗрибәгә таянып, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә милеккә салым буенча ташлама бирәчәкләр. Шәһәрнең Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гаффаров ТР башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Казанда узган елдан бирле инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә милеккә салым буенча ташлама бирелә. Мондый практика беренче тапкыр Татарстан башкаласында кулланылды. ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән хәзер әлеге тәҗрибә республика шәһәрләре һәм районнарына да таратылачак», - диде ул.

  • Бүгенге көндә Казанда 87 меңнән артык инвалид гомер кичерә, шуларның 4,7 меңе – балалар.

Ташлама бер объектка бирелә, ул фатир, торак йорт, гараж яки машина кую урыны булырга мөмкин.

  • Быел инвалид балалар тәрбияләүче 315 гаиләгә гомуми күләме 1 миллион сумнан артык тәшкил иткән бер генә тапкыр бирелә торган ярдәм күрсәтелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot