Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Районнарда эшләүче БТИ бүлекләре ябылырга мөмкин
Дәүләт кадастр бәяләве үзәге җитәкчесе Лена Хәмзина әйтүенчә, БТИ бүлекләре табыш китерми.
(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”, Эльвира Шакирова). Тиздән Татарстанның кайбер районнарындагы Техник инвентаризация бюросы (БТИ) бүлекләре ябылырга мөмкин. Бу хакта бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының киңәйтелгән утырышында хәбәр ителде.
Дәүләт кадастр бәяләве үзәге җитәкчесе Лена Хәмзина ТР Премьер-министры Алексей Песошинга мөрәҗәгать белән чыкты. Ул кайбер районнардагы БТИ бүлекләренең эшчәнлеген туктатуны сорады.
“Алар керем китерми. Мәсәлән, Теләче районында – көнгә уртача бер, Яңа Чишмә районында – 1,5 мөрәҗәгать кабул ителә. Аларның айлык кереме якынча 100 мең сумны тәшкил итә. Шуңа күрә районнарда БТИ бүлекләрен тоту безгә табыш китерми”, – дип белдерде Лена Хәмзина.
Аның әйтүенчә, БТИ бүлекләрендәге архивларны якын тирәдә урнашкан һәм уңышлы эшчәнлек алып барган районнарга күчерергә мөмкин.
Алексей Песошин бу мәсьәләне анализларга һәм якын арада хәл итәргә вәгъдә бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз