news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Районнан килүчеләр диплом алгач Казанда калырга тырыша – ректор Рифкать Юсупов

Соңгы ике елда Татарстан Мәдәният министрлыгы коллегиясе утырышларында авылда мәдәни тормыш темасы актуаль булып кала бирә.

Районнан килүчеләр диплом алгач Казанда калырга тырыша – ректор Рифкать Юсупов
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Соңгы ике елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясе утырышларында авылда мәдәни тормыш темасы актуаль булып кала бирә.

Казан Мәдәният һәм сәнгать институты ректоры Рифкать Юсуповның чыгышы авылларны мәдәният белгечләре белән тәэмин итүгә багышланган иде.

“Президент безнең алга муниципаль районнарны мәдәният өлкәсендәге белгечләр белән тәэмин итү бурычын куйган иде”, – дип башлады ул чыгышын һәм ике мәсьәләгә тукталды: кабул итү һәм эшкә урнаштыру. Ректор югары уку йортының 95 юнәлеш буенча укытуын, тагын дүрт юнәлеш ачырга җыенуларын әйтеп узды.

“Без Казаннарны 25 процент кабул итсәк, авыл җирлегеннән – 40 процент. Соңгы елларда гел шулай бара, - диде ректор. - Актив районнар – Әлмәт, Яшел Үзән, Кукмара. Алардан утыз-кырык студент укырга керә. Ни кызганыч, Әлки, Менделеевск, Яңа Чишмә кебек районнардан дүрт-биштән артмый. Бәлки аларга белгечләр кирәкмидер – алар тәэмин ителгәндер... Ә менә эшкә урнаштыру анализы башкачарак”.

Ректор сүзләре буенча, 2016 елда институтны 278 кеше тәмамлаган. Шуның нибарысы 33е генә районга кайтып киткән.

“Казаннан 25 процент кабул итеп алдык – шуның 47 проценты Казанда эшкә урнашты. Муниципаль районнардан 40 процент кабул иттек – нибары 12 проценты үз районнарында эшкә урнашты”, - дип саннар белән ныгытты ул чыгышын.

Югары уку йорты ректоры үзләрендә укучы “целевик”ларның да яртысы кире районга кайтырга җыенмавы турында әйтеп үтте. “Шулай булгач, кемнәрне җибәрәләр соң районнардан?” - дип риторик сорау белән залга мөрәҗәгать итте ул.

“Казаннарның 74 проценты – 181 кеше яхшы хезмәт хакы һәм торак белән тәэмин ителгән очракта муниципаль районнарда эшләргә әзерләр”, – дип фикерен дәвам итте Рифкать Юсупов. Аның бу мәгълүматын зал көчле алкышлар белән куәтләде.

“Ә районнардан килүчеләрнең 22 проценты кайтмыйбыз диләр”, – дип фикерен дәвам итте ректор. Ул чыгышын целевиклар белән бәйле механизмны эшләргә кирәклеген ассызыклап төгәлләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100