news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Район үзәгендә “Питрәч таңнары” фольклор фестивале үтте

Быел Званка авылыннан "Росток" коллективының Гран-прига ия булуы да "Питрәч таңнары" фестивалендә буыннар бәйләнеше турында сөйли.

(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", "Алга"). Республика көнендә район үзәгендә “Питрәч таңнары” фольклор фестивале үтте. Фестиваль инде утыз елдан артык үткәрелә, әмма ул безне гаҗәпләндерүдән туктамый, дип яза җирле басма. 

 Быел “Питрәч таңнары” тамашачыларга күңелле җырлар, дәртле биюләр һәм бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итте. Район авыллары ансамбльләрендә катнашучылар һәр чыгышларын бөтен күңелләрен биреп башкара, алар кадерле кунакларны, шулай ук катгый жюри әгъзаларын гаҗәпләндерергә тырыша. Аларның һәркайсы туган якларын данлады, мул нигъмәтләре белән сыйлады, күңелгә ятышлы җырларын бүләк итте.

Тамашачылар бәйрәмнән канәгать калды.

– Фестиваль төрле милләт халыкларының берләшү символы булып тора, монда рус һәм татар халык җырлары тәкъдим ителде. Төрле авыллардан килгән ансамбльләр иң яхшы чыгышларын күрсәтә, тәҗрибә уртаклаша, шуның белән яңа иҗади идеяларын баета. Һәм бу бик шәп, – диде Мария Егорычева.

- Гадәттә без бу бәйрәмгә балалар белән килә идек, ә бүген оныкларым белән килдем. Балалар халкыбыз гореф-гадәтләре белән таныша алырлык мондый бәйрәмнәрнең булуы бик яхшы, - ди Марина Карпова.

Быел Званка авылыннан "Росток" коллективының Гран-прига ия булуы да "Питрәч таңнары" фестивалендә буыннар бәйләнеше турында сөйли. Аның составында күп сандагы балалар һәм яшь әти-әниләр бар. Үзләренең матур чыгышлары белән алар бәйрәмгә ямь өстәделәр һәм фольклор мотивларының бары тик өлкән буынга гына кызык була алуы турындагы мифны юкка чыгардылар.

- "Росток" ансамбле әлеге фестивальдә инде күп тапкырлар катнашты, призлы урыннар алды, алар елдан-ел камилләштеләр һәм, ниһаять, җиңүгә ирештеләр. Алар Лев Толстой мәсәле буенча балалар тәрбияләү турында кызыклы куелыш тәкъдим иттеләр. Асылда, Званка авылы мәдәният йортында яшь әниләр нәкъ тә бу юнәлештә шөгыльләнә, авыл кешеләре үзләре иҗатка гашыйк булганнар һәм үзләренең балаларын шундый ук атмосферада тәрбиялиләр. Чынлыкта исә, бу авылда мәдәният йорты катлаулы шартларда эшли, шуңа күрә 2019 елда биредә республика программасы буенча яңа мәдәният йорты төзеләчәк. Тиздән иҗат белән шөгыльләнү өчен тагын да уңайлы шартлар барлыкка киләчәк, - диде район мәдәният бүлеге башлыгы Айгөл Хикмәтуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100